Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Илдар хәзрәт Баязитов Киров һәм Мәскәү районнарын берләштерүче мөхтәсибәт имам-мөхтәсибе

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Илдар хәзрәт Баязитов Киров һәм Мәскәү районнарын берләштерүче мөхтәсибәт имам-мөхтәсибе

Илдар хәзрәт Баязитов Киров һәм Мәскәү районнарын берләштерүче мөхтәсибәт имам-мөхтәсибе. Төп яңалыклар Мәркәзебез Казанда берләштерелгән бер мөхтәсибәт урынына 4 яңа мөхтәсибәт ачылачак. Бу хакта карар Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтенең чираттагы пленумында кабул ителде.

Әлеге карар нигезендә мәркәзебезнең Вахитов һәм Идел буе районнарын берләштергән мөхтәсибәтнең имам-мөхтәсибе, моңа кадәр Казан мөхтәсибәте башлыгы булган Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, Мәскәү һәм Киров районнары мөхтәсибәте имам-мөхтәсибе итеп Илдар хәзрәт Баязитов билгеләнделәр. Совет районы имам-мөхтәсибе – Нияз хәзрәт Закиров, ә Авиатөзелеш һәм Яңа-Савин районнарын берләштеүче мөхтәсибәтнең имам-мөхтәсибе Фәнис хәзрәт Зарипов булачаклар. Искәртеп узам, бүгенге көндә Казанда 57 мәчет эшли. Мәхәлләләр саны 81.

Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте әлеге адымны, башкалада мәчетләрнең саны артуы белән аңлата. Димәк имам-мөхтәсибләрнең җаваплылыгы тагын да арта, төрле экстремистик агымнарны кисәтү, мәләлләләрдә яшәүче халык белән араларны тагын да ныгыту һәм башка дини, милли мәсьәләләр аларга йөкләнә.

"Ярдәм" мәчете Эльвира ИБРАҺИМОВА.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды