Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Илдар хәзрәт Баязитов: Мөселманнар арасында бурычлылар булмаска тиеш

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Илдар хәзрәт Баязитов: Мөселманнар арасында бурычлылар булмаска тиеш

Илдар хәзрәт Баязитов: Мөселманнар арасында бурычлылар булмаска тиеш. Төп яңалыклар Бүген, 26 майда, Казандагы “Ярдәм” Тернәкләндерү үзәгендә “Алиментлар буенча һәм башка төрле мәхкәмә карарларын үтәүдә бурычлыларга җәмгыятьтә түзеп тормаслык мөнәсәбәт булдыру” дигән “Түгәрәк өстәл” үткәрелде.

Анда Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, “Ярдәм” мәчете имам-хатибы, мөфти урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов, Казандагы Россия Ислам университеты мөгаллиме Рамил хәзрәт Гыйззәтуллин, Татарстан баш мәхкәмә приставы урынбасары Гөлнара Абдрахманова, Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин, Татарстан буенча суд приставлары хезмәтенең Федераль Идарәсе каршындагы Иҗтимагый советы әгъзасы Олег Маврин, Теләче районы өлкән суд приставы, бүлек җитәкчесе Марат Мияссаров, Казанның Совет районында алимент түләүләрен алучы Лилия Гафиятуллина һәм башкалар катнашты.



Башта сүз “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитовка бирелде. Ул ислам динендә бурыч мәсьәләсендә бик җитди эш итеп кару турында сөйләде. “Мөселманнар арасында бурычлылар булмаска тиеш”,-дип белдерде. Илдар хәзрәтнең сөйләвенчә, кеше вафат булып, аны җирләгәндә дә, шулай ук кыямәт көнендә дә аның бурычлары калу-калмау мәсьәләсе турында соралачак. Бурычы түләнмәү аркасында адәм баласының тәмугка да эләгү ихтималы бар. Шуңа күрә мөэмин мөселманга үзе исән вакытта барлык бурычларын түләп бетерү мәслихәт.

Мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батырның сөйләвенчә, хаҗга баручы кешенең шулай ук барлык бурычларын түләп бетереп китүе хәерле. Ник дигәндә, аның хаҗ вакытында вафат булып калуы да ихтимал. Яисә кеше үзенең бурычлары кемгә тиешле икәнлеген язып, теге яки бу әйберсен сатып, аның бурычларын каплау турында белдерәчәк. Һәм бу хакта аның варисларына белдерелә. Әлеге кеше көтмәгәндә вафат була калса, аның бурычларын варислары түләячәк. “Мөселманнар үзләренең бурычларын суд приставларына кадәр китереп җиткермәскә, алдан түләп куярга тиешләр. Ислам динендә исрафчылык гөнаһ санала. Тагын да мулрак яшәү өчен кредит алу да безнең идеалларга туры килми. Кеше үзенең куллану колына үйләнмәскә, ризыкны да, башка әйберләрне дә җитәрлек күләмдә генә кулланырга тиеш. Ә суд приставларының эше җәмгыятебез өчен бик мөһим, хәтта пычраграк та дип әйтер идем. Ә суд карары тормышка ашмаса, законга хөрмәт булмаячак”,-дип белдерде Рөстәм хәзрәт.

“Түгәрәк өстәл”дә чыгыш ясаучылар күп булды. Аларның фикере уртак иде: алиментчыларны һәм башка төр бурычы булганнарны үз вакытында түләтү мәслихәт. Ә моның өчен җәмгыятебезне алдан әзерләү зарури.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды