Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Илдар хәзрәт Баязитов РФнең Иҗтимагый палатасында чыгыш ясады

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Илдар хәзрәт Баязитов РФнең Иҗтимагый палатасында чыгыш ясады

Илдар хәзрәт Баязитов РФнең Иҗтимагый палатасында чыгыш ясады. Төп яңалыклар Кичә Россия Федерациясенең Иҗтимагый палатасында "Социаль хезмәт - Россиядәге дини конфессияләр үсешенең бер өлеше” дигән темага "түгәрәк өстәл” утырышы уздырылды. Анда төрле дин әһелләре, сәясәт һәм киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Әлеге чараның оештыручылары – Иҗтимагый палатаның милләтара мөнәсәбәтләр һәм вөҗдан иреге буенча комиссиясе белән РФ Дәүләт Думасының иҗтимагый берләшмәләр һәм дини оешмалар эшләре комитеты.

Бу чараны РФнең Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Мәскәү һәм Үзәк төбәк мөфтие, Чувашия мөфтие Әлбир Крганов башлап йөрде, ул үзе үк утырышны алып та барды.

"Түгәрәк өстәл”дә Татарстаннан республика мөфтие вазифасын башкаручы Камил хәзрәт Сәмигуллинның урынбасары, "Сөләйман” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов чыгыш ясап, исламдагы социаль хезмәтнең мөһимлеген билгеләп узды. Биредә күрсәтмә үрнәк рәвешендә күзләре күрмәүчеләрне укыту һәм тернәкләндерү өчен оештырылган "Ярдәм” үзәгенең эшчәнлеге каралды. Шунысын да билгеләп узу мәслихәт: "түгәрәк өстәл”дә "Ярдәм” Милли ислам хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев тә катнашты.

Илдар хәзрәт Баязитов шулай ук "түгәрәк өстәл”дә катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең якын киләчәктә тормышка ашачак эш планнары вә социаль проектлары белән дә таныштырды.

Әлеге утырышта Әлбир хәзрәт Крганов Мәликә ханым Гыйльметдинованың "Зрячим о незрячих” китабын күзләре күрмәүчеләр белән эшләүче оешмаларга бәяләп бетергесез һәм эшләрен җиңеләйтүче хезмәт буларак тәкъдим итте.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды