Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Илдар хәзрәт Баязитов Татарстан ЭЭМның Иҗтимагый Советына кертелде

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Илдар хәзрәт Баязитов Татарстан ЭЭМның Иҗтимагый Советына кертелде

Илдар хәзрәт Баязитов Татарстан ЭЭМның Иҗтимагый Советына кертелде. Төп яңалыклар Бүген – 21 ноябрьдә Татарстан Эчке Эшләр министрлыгының коллегияләр залында Иҗтимагый Советның утырышы үткәрелде. Анда Татарстан мөфтие урынбасары, "Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов катнашты.

Татарстан эчке эшләр министры Артем Валерьевич Хохорин катнашында узган утырышта күренекле 30 кешедән торган Иҗтимагый Совет барлыкка килде. Анда мөфти урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов та бар иде.

Иҗтимагый Совет Татарстан Эчке Эшләр министрлыгы каршында киңәш бирү органы гына булып саналса да, аның әгъзаларына шактый күп хокуклар бирелгән. Алар Татарстанның ЭЭМ биналарына махсус рөхсәттән башка, җинаять кылуда шикләнелгән һәм гаепләнгән кешеләр тотыла торган урыннарга РФнең ЭЭМ тарафыннан куелган тәртиптә керә ала.

Гражданнарның хокуклары, ирекләре вә законлы мәнфәгатьләре Татарстан ЭЭМ хезмәткәрләре тарафыннан бозылу турындагы мөрәҗәгатьләре, шулай ук аларны карауның нәтиҗәләре белән танышырга мөмкиннәр.

Иҗтимагый Совет әгъзалары ике елга сайланып куела. Аларга Россия Федерациясе Эчке Эшләр министрлыгы тарафыннан расланган таныклык бирелә.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды