Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Илдар хәзрәт Баязитов Татарстанның ЭЭМ каршындагы Иҗтимагый Советына әгъза булып керде

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Илдар хәзрәт Баязитов Татарстанның ЭЭМ каршындагы Иҗтимагый Советына әгъза булып керде

Илдар хәзрәт Баязитов Татарстанның ЭЭМ каршындагы Иҗтимагый Советына әгъза булып керде. Төп яңалыклар

«Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов Татарстан Эчке эшләр министрлыгы Иҗтимагый Советының йомгаклау утырышы эшендә катнашты. Әлеге чарада Татарстанның эчке эшләр министры Артем Хохорин, Татарстанның эчке эшләр министры урынбасары Дамир Динниулов, Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Иҗтимагый Совет әгъзалары, шулай ук иҗтимагый советларның рәисләре бар иде.

Бу утырышның көн тәртибенбә Татарстан ЭЭМ каршындагы Иҗтимагый Советның 2014-2016 еллардагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясау, Иҗтимгый Советның яңа составын сайлау мәсьәләләре торды.

Утырыш барышында 2017-2019 елларга Татарстан ЭЭМ каршындагы Иҗтимагый Советының составы расланды, аңа “Ярдәм” мәчетенең имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов та керде. Әлеге Советның рәисе итеп, бертавыштан Мөхәммәтҗанов Рәүфәл Сабир улы, ә урынбасарлары итеп Терентьева Ирина Васильева һәм Дружков Сергей Николаевич сайланды.

Утырышта Иҗтимагый Совет әгъзалары киләсе елда бергәләп халыкның полициягә булган ышанычын ныгыту, социаль алдалау белән көрәш чараларын үткәргәндә республиканың эчке эшләр органнарына ярдәм итү, шулай ук ведомствоның хәйрия һәм мәгълүмати-пропаганда чараларын үтәгәндә булышу турында карар кабул иттеләр.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2025 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды