Татарстан мөфтие урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов “Реальное время» дигән тапшыруга Татфондбанкта килеп чыккан торгынлыкка карата аңлатма бирде һәм бу кризисның турыдан-туры “Ярдәм” мәчетенә һәм андагы тернәкләндерү үзәгенә китереп сугуы хакында белдерде.
“Бу барлык торгынлыклар барыннан да элек зәгыйфьләргә һәм халыкның социаль яктан якланмаган төркеменә китереп сукты.
Дөресен генә әйткәндә, без санациягә өметләнгән идек. Бу көннәрдә аны ТАИФ санацияли дигән хәбәр таралган иде. Ниһаять, дип җиңел сулап куйган идек, чөнки 11 мартта безнең сиртмәле арбада йөрүче инвалидларның яңа курслары башлана.
Тик җомга көнендә безгә өмет калдырмый торган яңа хәбәр килеп иреште. Без хәзер нәрсә эшләрбез? Аллаһының бу сынавын кабул итеп, эшебезне дәвам итәрбез, тукталып калмабыз, чөнки тормышта ниләр генә килеп чыкмый бит.
Украинада нәрсәләр булып ятканын карагыз: анда кешеләр барлык әйберләрен югалта... Һәм башкалар. Авыр, билгеле, тик без моны да үткәреп җибәрербез. Иң мөһиме – күңелне төшермәскә. Моңа без үзләренә зыян алып, күрүдән мәхрүм калган зәгыйфьләрне дә өйрәтәбез. Без аларны күңелләрен төшермичә, яшәүне дәвам итәргә чакырабыз. Әгәр үзебез дә күңел төшенкелегенә бирелсәк, аларга нинди үрнәк күрсәткән булырбыз? Аны чыдам рәвештә кичерергә туры килер”,-дип белдерде Илдар хәзрәт.