Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Илдар хәзрәт Баязитов Залесный бистәсендәге Әхмәдзәки мәчете нигезенә истәлек язуын куюда катнашты

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Илдар хәзрәт Баязитов Залесный бистәсендәге Әхмәдзәки мәчете нигезенә истәлек язуын куюда катнашты

Илдар хәзрәт Баязитов Залесный бистәсендәге Әхмәдзәки мәчете нигезенә истәлек язуын куюда катнашты. Төп яңалыклар

Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 3 нче көнендә, Казан шәһәре Залесный бистәсендә рәсми рәвештә Әхмәдзәки мәчете төзелеше башланып китте. Әлеге күркәм чара уңаеннан мәхәллә халкының һәм башкалабыз мөселманнарының сөенечен уртаклашырга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфтинең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибе Илдар хәзрәт Баязитов, "Ярдәм" хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев, Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәтендә хезмәт кылучы имам-хатыйблар, күренекле татар дин әһеле Әдмәдзәки хәзрәт Сафиуллинны (1896-1994) якыннан белүчеләр, аның туганнары, иганәчеләр, төзелеш эшен башлап йөрүчеләр килде.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, бүгенге көннең әһәмиятен билгеләп, катнашучыларга Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сүзләре белән: “Кем дә кем кешеләргә рәхмәт әйтә белмәсә, ул Раббыбызга шөкер итүчеләрдән булмас”, - дип мөрәҗәгать итте.

Алга таба ул Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллинның дини мирасын саклауның әһәмиятенә тукталды. “Мәчет халкыбызның күренекле дин әһеле Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемен йөртәчәк, ул исә, Совет чорының чиксез каршылыкларына карамастан, халыкны иманга, хакыйкатькә, әдәп-әхлакка өндәгән, дин юлында армый-талмый хезмәт иткән, 1970-1990 елларда эшли торган бердәнбер мәчет – Мәрҗани мәчетендә имам булып торган шәхесебез. Мәчетебез ачылгач, аның исемендә түгәрәк өстәлләр, конференцияләр уздырырбыз, Залесныйдагы әлеге мәчет аның исемен һәм мирасын саклау үзәгенә әверелер дип ышанам", - диде ул.

"Татар халкының мөселман дөньясында тоткан җитди урыны һәм рухи мирасы бар. Татар халкы беренчеләрдән булып Коръән бастырып танылды. Гарәп китапларында «Коръән Хиҗазда иңгән, Мисырда укылган, Истанбулда язылган һәм Казанда басылган» дигән гыйбарә бар. Без - дөньяда беренче Коръән бастырган халык. Иске Әлмәт авылыннан чыккан милләттәшебез Морад Рәмзи Мәккәдә шәех булган кеше, ул гарәпләргә дәрес бирә, китаплар яза. Габдерәшит хәзрәт Ибраһимов Япониягә кадәр барып, анда иң беренче мәчет төзи. Галимҗан Баруди Сүриядә ике ел укыта, бик күп иҗазәтләр калдыра. Әлеге галимнәр рәтенә без шулай ук Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллинны кертәбез, без аның мирасын онытмаска тиешбез”, - диде мөфти.

Рәсми өлеш тәмам булгач, тәкъбир әйтелеп, мәчет нигезенә истәлек язуы төшерелде, күмәк рәвештә дога кылынды.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте матбугат үзәге берлектә.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды