Казандагы "Сөләйман” мәчете әһелләренең күзләре күрмәүчеләргә Коръән нигъмәтләрен төшендерүдә Россия күләмендә зур эш башкаруын күпләр беләдер инде. Бу уңайдан, бүген, ягъни 1 ноябрьдә мәчетнең имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов исеменә Казан шәһәре Башкарма комитетының Киров һәм Мәскәү районнары хакимиятеннән "Рәхмәт хаты” килеп иреште. Анда мондый юллар бар:
"Хөрмәтле Илдар хәзрәт!
Казан шәһәренең Мәскәү районы инвалидларына, күп балалы гаиләләргә, ятимнәргә, ялгыз яшәүче өлкәннәргә һәрдаим ярдәм күрсәткәнегез өчен Сезгә ихлас күңелдән рәхмәтемне белдерәм.
Сезнең тырышлыгыгыз нәтиҗәсендә "Сөләйман” мәчетендә Русиядәге бердәнбер сукырларны укыту-тернәкләндерү үзәге һәм сукырлар өчен мәдрәсә эшләп килә. Биредә сукырларны Луи Брайль системасы нигезендә, Коръән укырга, компьютерда эшләргә өйрәтәләр.
Ныклы дини белемегез, һәркемнең игътибарын җәлеп итәрлек күркәм холкыгыз, күңелләргә үтеп керерлек вәгазьләрегез белән Сез халкыбызның ихтирамын яуладыгыз. Сез кешеләрнең күңелләре, рухлары белән эш итәсез. Аллаһы кануннарын, шәригатьне, Коръән хөкемнәрен аңлатып, дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле булу юлын күрсәтәсез, халыкны яхшы гамәлләргә, күркәм гадәтләргә өндисез.
Аллаһы Тәгалә киләчәктә дә динебез, халкыбыз, Ватаныбыз өчен хәерле хезмәтләр күрсәтергә насыйп итсен, йортларыбызга муллык-бәрәкәт иңдерсен, кылган гамәлләрегез нәтиҗәсендә киләчәктә тагын да сәгадәтлерәк тормышта яшәргә язсын!
Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, барлык изге эш-гамәлләрегездә уңышлар телим!
Администрация башлыгы Д. И. Фәттахов”.