Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Илдар хәзрәт Баязитовны туган көне белән котлыйбыз!

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Илдар хәзрәт Баязитовны туган көне белән котлыйбыз!

Илдар хәзрәт Баязитовны туган көне белән котлыйбыз!. Төп яңалыклар Без, "Татар-ислам.ком, "Инфо-Ислам”, "Ярдәм.ру”, "Ярдәмтат.ру”, "ЗурКазан.ру” агентлыгы хезмәткәрләре, 1973 елның 30 гыйнварында Рәфкат Баязитов һәм Сания ханым гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килгән Илдар хәзрәт Баязитовны ихлас күңелдән туган көне белән котлыйбыз. Аңа ныклы сәламәтлек, ак бәхетләр, иҗади уңышлар теләп калабыз.

Әгәр Илдар хәзрәтнең тәрҗемәи хәлен карасак, Алабуга педагогика институтын тәмамлагач, ул берара Лениногорскиның "Новая волна” дигән газетасында башта – хәбәрче, аннары баш мөхәррир урынбасары булып эшләп ала.

Ул 1995-1997 елларда Казанның Кабан арты мәдрәсәсендә, аннары Бохараның "Мир-Араб” мәдрәсәсендә белем ала. 1998 елда ул Казанга килә һәм шунда төпләнеп кала, "Болгар” һәм "Сөләйман” мәчетләрендә хезмәт куя.

Хәзерге вакытта Илдар хәзрәт Баязитов - Татарстан мөфтие урынбасары, "Ярдәм” мәчете имам-хатибы.
Илдар хәзрәт Баязитов 2012 елда "Ел татары”, "Ел имамы” дигән исемнәр алды. Ул шулай ук Татарстан, Чечня, Дагыстан, Пермь һәм башка төбәк мөселманнарының рәхмәт хатларын алуга иреште. Ник дигәндә, "Ярдәм” мәчетендә шушы төбәкләрдә туып-үскән күрмәүче мөселманнарны динебезгә өйрәтүдәге хезмәтләре билгеләнеп үтелде.

Без аңа Аллаһының рәхмәтендә булып, озын-озак гомер кичерүен теләп калабыз.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды