Укыту-тернәкләндерү үзәге
(843) 22-303-59
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Илсур Метшин: Анда мин һәр почмакның догалы урын икәнлеген аңладым

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Илсур Метшин: Анда мин һәр почмакның догалы урын икәнлеген аңладым

Илсур Метшин: Анда мин һәр почмакның догалы урын икәнлеген аңладым. Төп яңалыклар Бүген башкалабыз Казанда олуг вакыйга булды: Коләхмәтев белән Серов урамнары кисешкән чатта Күрмәүче мөселманнар өчен яңа тернәкләндерү үзәге ачылды.

Бүген иртәнге якта мин әле Левченко бистәсендәге «Сөләйман» мәчетендә идем. Анда инде курсларга укырга килгән сукыр шәкертләрне яңа үзәккә алып китү өчен автобус килгән иде. Тик аның шоферы шактый тынгысызлана. Шунда ул берара: «Күзләре күрмәүчеләр ишегалдына ник чыкмыйлар инде?»-дип сорап куйды. "Озаклап саубуллашалар шул”,-дидем аңа җавап рәвешендә.

Менә кулларына дәү сумкалар, кечерәк пакетлар тоткан шәкертләр үзләре дә күренде. Аларның күбесе миңа таныш. Шулай булмыйни?! Күбесенең беренче тапкыр гына бирегә укырга килүе түгел. Әйтик, Даут Йосыфхаҗиев инде бирегә Чечнядан 4 тапкыр килеп, белемен камилләштергән. Хәзер исә ул остаз булу өчен практика узарга килгән.

"Әлбәттә, үзеңнең күңел күзең ачылган мәчетне калдырып китү ямансу безгә. Чечняда без мондый Тернәкләндерү үзәген ачтык. Әмма анда, мондагы кебек үк, кадрларга кытлык зур. Әгәр кадрлар булса, бинасын салырга Аллаһ безгә булышыр дип уйлыйм. Иң мөһиме, без хәзер кемнән үрнәк алырга икәнлеген беләбез. Кирәге була калса, Казандагы мөгаллимнәрне үзебезгә чакырып, мастер-класслар оештырырбыз. Россиядә әлегә кадәр тиңе булмаган мондый укытуны оештыргаг Илдар хәзрәт Баязитовка, Мәликә ханым Гыйльметдиновага, Илһам Исмәгыйлевка һәм башкаларга Аллаһының рәхмәтләре булсын”,-диде Даут әфәнде.

Арчадан Казанга килеп белем алучы Илгизәр Хөсәенов: "Сөләйман”да мин үземнең туган йортымны, балачагымны калдырып киткәндәй булам. Ник дигәндә, шушында гарәп хәрефләрен өйрәндем, намазга бастым. Искә төшәчәк әле безгә "Сөләйман”, аны сагыначакбыз, дип уйлыйм. Аннары яңа урында ияләшәсе дә бар бит әле. Минем бер теләгем бар: Тернәкләндерү үзәгенә кимендә 50 % татарлар җыелсын иде”,-диде. Башкортстаннан белем алырга килгән Салават Гыйлаев та Илгизәр әфәндене куәтләп берничә сүз әйтте. "Яңа урында яхшы диләр бит. Алдагысын бер Аллаһ белә. Ә бүген әле күңелгә бик моңсу, ямансу. Якын дустыңны читтә калдырып киткәндәй сизәм үземне”,-диде Салават әфәнде.

Без яңа Тернәкләндерү үзәгенә килеп җиткәндә, анда кешеләр шактый җыелган иде инде. Ә бераздан андагы мәйданда, кем әйтмешли, алма төшәрлек тә урын калмады. Әйе, Күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәге сокланырлык итеп төзелгән. Ул 3 катлы бинага урнашкан. Мәчет манарасының биеклеге – 40 метр. Анда берьюлы 70 кеше белем алу мөмкинлегенә ия. Спортзалы, йокы урыннары, китапханәсе, басмаханәсе һәм башка кирәк-яраклар бүлмәләре бар.

Коръән укып башланган тантанада башта сүз Татарстан мөфтие урынбасары, "Сөләйман” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитовка бирелде. Дөресрәге, Илдар хәзрәт алып барды бу кичәне. Ул бүген күптән көтелгән шатлыклы вакыйга булуына басым ясап сөйләде. Мәчет салуда булышкан Татарстан җитәкчеләренә, шулар җөмләсеннән Казан мэры Илсур Метшинга үзенең олуг рәхмәтләрен ирештерде. "Сез быел ике могҗиза ясадыгыз. Аның беренчесе Универсиаданы уңышлы гына үткәреп җибәрдегез, икенчесе - Күрмәүче мөселманнар өчен Тернәкләндерү үзәге. Быелгы Универсиада студентлар тарихында иң яхшы Универсиада булды. Без дә "Ярдәм” мәчетен иң алдынгылар рәтенә чыгару өчен барлык көчебезне куярбыз, иншә Аллаһ”,-диде Илдар хәзрәт. Дөнья яктылыгын күрүдән мәхрүм булган дагыстанлы Хәвәш Оздуев хәтта рус телендә Илсур Метшинга багышлап шигырь дә язган. Хәвәш әфәнде үзенең иҗат җимешен барлык халык алдында укып чыкты. Күңеле дулкынланган Илсур Рәис улы Хәвәш янына килеп, аның кулын кысты һәм рәхмәт сүзләрен әйтте. Әйе, күзләре күрмәсә дә, шактый талантлы кешеләр алар. Дагыстанлылар әле биредә мөнәҗәтләрне җырлап та күрсәттеләр.

Әле тагын тантанада күрмәүчеләр Әкрам абый Җәләлев, Фәнис хәзрәт Мингәрәев, Венера апа Хәлиуллина сүз алып сөйләде. Аларның нотыклары үзәкне төзүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт хисләре белән сугырылган иде.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исә бүген 4 бәйрәмнең бергә туры килүен бәян кылды һәм бирегә җыелган халыкны изге Рамазан ае, җомга көне, Тернәкләндерү үзәге һәм Казанда яңа мәчет ачылу вакыйгалары уңаеннан котлады. Ул үзәкне төзүдә актив катнашкан кешеләргә Диния нәзарәтенең рәхмәт хатларын, Коръәннең Казан басмасын тапшырды. Илдар хәзрәт Баязитовка исә чапан бүләк итте.

Аннары сүз Казан мэры Илсур Метшинга бирелде. Дөресен әйтим, кайбер басмалар элек аны шактый тәнкыйтьләсәләр дә, Универсиаданы уңышлы башкарып чыгуы белән Илсур Рәис улы казанлыларның гына түгел, бөтен дөнья җәмәгатьчелегенең ихтирамын яулады.

"Кризисның башланган гына чагы иде. Акча юк, предприятиеләр эшләми. Универсиаданы оештырасы бар. Менә шундый авыр вакытта Илдар хәзрәт Баязитов килеп, Тернәкләндерү үзәген төзүдә булышуыбызны сорады. Без, бер төркем мэрия хезмәткәрләре, "Сөләйман” мәчетен карарга бардык. Анда күргәннәрдән, ишеткәннәрдән гаҗәпләнеп чыктым, һәр почмакның догалы урын икәнлеген аңладым. Шунда мин: "Ярабби Аллам, безгә Универсиаданы үткәрергә һәм мәчетне салырга ярдәм итсәң иде”,-дип сорадым. Дөрес, алар бездән бары урын гына сораган иделәр. Аллага шөкер, без барысын да башкарып чыктык. Моның өчен мин беренче итеп Раббыбызга рәхмәтле, икенче итеп Россия Президенты Владимир Путинга һәм хуҗабыз Рөстәм Миңнехановка рәхмәтле. Сезнең барыгызга да рәхмәт. Теләгем шул: "Ярдәм” мәчетенең нигезе нык булсын, үзебезнекеләр дә, төрле җирләрдән килгән кардәшләребез дә анда белем алсыннар. Исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, гаилә бәхете телим сезгә”,-диде Казан мэры.

Бүген "Ярдәм” мәчетендә тәүге җомга намазы укылды. Андагы беренче азанны Раил хәзрәт Әхмәтевкә әйтү насыйп булды. Җомга намазына исә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе имамлык кылды.

Тернәкләндерү үзәгендә бүген, ягъни 19 июльдә тәүге ифтар мәҗлесе үткәрелде һәм тәравих намазы укылды.

Хатыйп ГӘРӘЙ

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2020 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды