КФУ каршындагы ислам һәм ислам фәне үсеше үзәгендә “Деструктив дини культларга каршы тору буенча мәгълүмати-киңәшү үзәген оештыру” дигән темага “Түгәрәк өстәл” үткәрелде.
“Түгәрәк өстәл” барышында экстремизм күренә башлаганда һәм таралганда аңа профилактика үткәрү белән бәйле мөһим мәсьәләләр, шулай ук “Диалог” мәгълүмати-киңәшү үзәгенең яңа 2017 елга эш планы каралды.
Әлеге чара тәмамланганда, ИМОИ директоры Рамил Хәйретдинов Илдар хәзрәт Баязитовка рәхмәт хаты тапшырды. Анда мондый сүзләр бар иде:
“Хөрмәтле Баязитов Илдар Рәфкатович!
Безнең чарада катнашуыгыз һәм уңышлы хезмәт куюыгыз өчен Сезгә тирән рәхмәт хисләре белдерәбез.
Сезгә ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар, яңа ачышлар һәм изге хезмәтегездә уңышлар телибез.
Хезмәттәшлегебез киләчәктә дә үзара файдалы һәм нәтиҗәле булыр, дип ышанабыз. Сезгә игелекле хезмәт һәм тынычлык телим.
Рамил Хәйретдинов.”