Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Имамнарны мәчетләрдә төрлечә намаз уку мәсьәләсе борчый

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Имамнарны мәчетләрдә төрлечә намаз уку мәсьәләсе борчый

Имамнарны мәчетләрдә төрлечә намаз уку мәсьәләсе борчый. Төп яңалыклар

Бүген, ягъни 16 гыйнварда, Казандагы «Сөләйман” мәчетендә Мәскәү һәм Киров районнарында имамлык кылучы хәзрәтләрнең мөхтәсибәт җыелышы булды. Анда имам-мөхтәсиб Илдар хәзрәт Баязитов җитәкчелегендә имамлык кылучы 12 хәзрәт катнашты.

Башта Илдар хәзрәт бу гыйбадәтханәдә 2002 елдан алып 2013 елга кадәр имамлык кылуы һәм күрмәүчеләрне Брайль системасы ярдәмендә Коръән укырга өйрәтүләре хакында сөйләде.

-Беркөнне “Сөләйман” мәчетендә шундый хәл булды: икенче каттан төшеп барганда бер күрмәүче мөселман кардәшебез башын мондагы балкага каты гына итеп бәрде. Аны күреп, без бик хафага төштек. Аннары күрмәүчеләр безнең яңа гыйбадәт кылу урыныбыз булса иде, дип дога кылдылар. Аллага шөкер, догалары кабул булды, күрәсең. Бүгенге көндә без Коләхмәтов урамы белән Серов урамнары кисешкән чаттагы “Ярдәм” мәчетендә гыйбадәт кылу бәхетенә ирештек,-дип сөйләде Илдар хәзрәт.

Аннары имамнар икенче катка менеп киттеләр. Шунда бер хәзрәт: “Ярдәм” мәчете төзелүенә шушы тимер балка (матча) гына булышкан икән”,-дип куйды ярымшаяртып.
Әлбәттә, ул матча гына булышмады әлеге гыйбадәтханәнең төзелүенә. Көннәрдән беркөнне ул вакыттагы “Кол Шәриф” мәчете имам-хатибы Рамил хәзрәт Юныс килде бу гыйбадәтханәгә һәм андагы хәлләрне үз күзләре белән күреп китте. Ул күрмәүчеләргә яңа гыйбадәтханәнең кирәк булуы хакында шәһәребез мэры Илсур Рәис улы Метшинга сөйләгән. Ә беркөнне (2007 елда) “Сөләйман” мәчетенә Илсур Рәис улы үзе килде һәм монда дини белем алучы күрмәүчеләр, аларның мондагы хәлләре белән танышты. Шуның нәтиҗәсендә, гомуми бер карарга килеп, Татарстан һәм Казан җитәкчелеге күрмәүчеләр өчен яңа мәчет төзергә булалар. Алар эшне озакка сузмыйча, аны төзеделәр һәм 2013 елның җәендә “Ярдәм” мәчете үзенең ишекләрен ачты. Болар хакында сөйләгәндә, Илдар хәзрәтнең йөзенә чыккан үз Татарстаныбыз белән горурлану билгеләрен укып була иде.

Имамнарның җыелышы өстәл артында дәвам итте. Әйтик, Киров районына кергән “Рәмис” мәчетендә утка, суга түләүдә кайбер мәсьәләләр бар икән. “Быел безгә әлеге хезмәтләр өчен аена 16 мең сум түләргә кирәк дигән кәгазь килеп төште. Каян килеп чыккандыр ул моның кадәрле сумма һәм без каян алырга тиештер аның кадәрле акчаны?”-дип Мансур хәзрәт моңа үзенең гаҗәпләнүен белдерде.

-Ярар, без бу мәсьәләне тикшертербез,-диде мөхтәсиб Илдар хәзрәт.

Ә кайбер имамнарны мәчеткә гыйбадәт кылырга килгән мөселманнарның төрлечә намаз укулары борчый икән. Арадан берсе үзләренең “Миргазиян” мәчетендә хәнәфи мәзһәбенә хас булмаганча намаз укучыларның күренүе хакында белдерде. Илдар хәзрәт бу имамга мондый мәсьәләнең мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан күтәрелгән булуын әйтте. Мөфти сүзләренчә, әгәр башка мәзһәбтәге мөселман башкалабыз Казанга яки Татарстанга килсә, ул безнең мәзһәбтәгечә итеп намаз укырга тиеш. Әгәр дә биредә яшәүче ислам әһеле башкача намаз укыса, аны без хәнәфи мәзһәбенә өйрәтергә тиеш булабыз.

Әлеге җыелышта башка мәсьәләләр дә каралды. Ахырдан Мәскәү һәм Киров районнарында имамлык кылучы хәзрәтләр үзләренә тәмле тәгамнәр әзерләгән “Сөләйман” һәм “Ярдәм” мәчете хезмәткәрләренә, бигрәк тә Айрат Сабировка, аш-су остасы Алсу Исхаковага һәм табибә Фирая Таһировага олуг рәхмәтләрен әйттеләр. Ә бу имамнарның киләсе җыелышы Киров районына караган “Рәмис” мәчетендә булачак.
Хатыйп ГӘРӘЙ,
автор фотолары.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды