«Ингушетия» интернет-газетасында 10 октябрьдә “Ведомый верой” дигән мәкалә басылды, анда “Әр-Рәхим” дигән мәктәпне оештыручыларның берсе, Казандагы “Ярдәм” Тернәкләндерү үзәгендә белем алган Ислам Костуев турында сүз бара. Димәк, хәзерге вакытта Ингушетия күрмәүчеләре Луи Брайль системасында изге Корьәнне өйрәнергә мөмкинлек алган дигән сүз бу! Биредә күптән зарыгып көтелгән хәл иде бу!
Әлеге язмада Ислам Костуев “Ярдәм” Тернәкләндерү үзәгендә бу оешманың директоры Мәликә Гыйльметдинова тарафыннан эшләнгән кабатланмас программа нигезендә Луи Брайль системасы буенча гарәп телен өйрәнүен әйтеп уза һәм казанлыларга мондый изге гамәлләре өчен рәхмәтен белдерә. Хәзер ул Татарстан башкаласында алган белемен Кавказда уңышлы рәвештә куллана алачак.