
Бүген Балтачтагы гимназия микрорайонында яңа “Ислам нуры” мәчете ачылу тантанасы булды. Бәйрәм чарасы үзәк мәчеттә булган имамнар җыелышыннан соң башланды. Чарада мөфти урынбасарлары Илдар хәзрәт Баязитов һәм Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин, дин әһелләре, күрше-тирә районнардан хакимият вәкилләре һәм район халкы катнашты.
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин район халкына Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламләрен тапшырды. Ул мәчет төзелешенә өлеш кертүчеләргә нәзарәтнең рәхмәтләрен җиткереп махсус хатлар тапшырды, имамнарга җирлектә дини эшчәнлек алып баруда уңышлар теләде.
Балтачлыларны яңа иман йорты ачылуы белән шулай ук район башлыгы Рамил Нотфуллин, Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев һ.б. котлады.
Тантаналы ачылыштан соң мәчеттә җәмәгать намазы укылды һәм республикабызга, халкыбызга Аллаһы Тәгаләдән бәрәкәт, иминлек сорап дога кылынды. “Иман нуры” мәчете имам-хатыйбы итеп Фәрит хәзрәт Зәкиев билгеләнгән. Ул район үзәгендә 3 нче мәчет булып ачылды.