Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

«Ярдәм”гә “Максат” фестивале яшьләре килеп китте

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / «Ярдәм”гә “Максат” фестивале яшьләре килеп китте

«Ярдәм”гә “Максат” фестивале яшьләре килеп китте. Төп яңалыклар Бүген Казандагы “Ярдәм” мәчетенә VIII Халыкара “Максат” фестиваленә килгән егетләр һәм кызлар килеп китте. Алар башта биредәге бүлмәләрне, күрмәүчеләрне укыту өчен кирәкле җиһазларны карадылар.

Мәчетнең имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов алар алдында чыгыш ясап, яшьләрне әлеге гыйбадәтханәдә күрүенә шат булуын белдерде. Илдар хәзрәт яшьләргә үзенең тәрҗемәи хәлен дә сөйләп алды. Ул 2002 елда Казанның читендәге “Сөләйман” мәчетенә имам-хатиб итеп билгеләнә. Ул вакытта әлеге гыйбадәтханәгә кеше күп йөрмәгән була. Хәтта Илдар хәзрәтнең бирегә килеп ялгышмадыммы дип уйлаган чаклары да булган. Кабан арты мәчетенең имам-хатибы Исхак хәзрәт Лотфуллинның киңәше белән ул мәчеттә калырга карар кыла.

Аннары инде күрмәүчеләр белән эшләү турындагы фикер килә башларына. 2005 елдан алар җиң сызганып, күрмәүчеләрне Коръән укырга өйрәтә башлыйлар. Шул вакыттан бирле инде шактый сулар акты.

2008 елда “Сөләйман” мәчетенә Казан мэры Илсур Метшин килеп,гыйбадәтханәне карап чыкты. Һәм ул Россиядәге сукырларны укыту өчен бу мәчетнең кечкенә булуы хакында әйтте.



“Илебезнең торгынлык кичергән чаклары иде бу. Без ничек итеп, Илсур Метшинга күрмәүчеләрне укыту үзәген төзү турында әйтергә куркып йөргән чагыбыз иде бу. Ә монда ул үзе безгә аны тәкъдим итте. Чын җитәкче менә шундый була ул, синең әйтәсе сүзеңне алдан белеп тора”,-дип сөйләде Илдар хәзрәт.

Шул ук елны әлеге үзәкне төзү эшләре башлана. Һәм ул биш елдан соң, ягъни 2013 елның 19 июлендә үзенең ишекләрен ачты.
“Хәзер безнең биниһая зур хыялыбыз шул: ятим, инвалид балаларга йорт салу”,-дип үзенең теләкләрен дә ирештерде Илдар хәзрәт. Аннары ул күп эшләр башкарырлык командасы булуын сөйләп алды.

Илдар хәзрәткә яшьләр күпләгән сораулар яудырдылар. “Ярдәм” мәчетен кем финанслый? Мондый тернәкләнү үзәге тагын кайда бар?
Илдар хәзрәтнең сөйләвенчә, “Ярдәм” мәчетен иганәчеләр, ягъни эшмәкәрләр финанслый. Ә күрмәүче мөселманнарны мондый тернәкләндерү үзәге фәкать Төркиядә генә бар. Аларның “Биязай” исемле вакыфлар оешмасы “Ярдәм” мәчетенә дә гел булышып тора. “Биязай”ның җитәкчесе - күрмәүче Локман Айван. Бу күрмәүче депутатның Казанга да килгәне бар. Димәк, “Ярдәм” мәчетенә үрнәк алып эшләү өчен өлге бар.



Ә инде егет һәм кызлар берәр кешенең тарихы турында сөйләвен үтенгәч, Илдар хәзрәт Башкортстаннан килеп, дини белем алучы бер зәгыйфь кеше хакында бәян кылды. Ул кешене яшен суккан була, шуңа күрә Казанга килгән чагында аның сөйләвен аңлап булмый иде. Нәрсәдер мытырдый гына иде ул. Ә инде Казанга берничә тапкыр килеп, намаз укырга өйрәнгәч, бу кеше сөйләшә башлап кына калмады, хәтта үзе намазлар укытырлык дәрәҗәгә җитте. Аны хәзер Башкортстанның бер авылына имам-хатиб итеп билгеләделәр. Бу үзе генә дә зур тамаша, бер могҗизага тиң гамәл булды.

Илдар хәзрәтнең сөйләгән кыйссаларын яшьләр бирелеп, бик яратып тыңлады. Аннары “Ярдәм” мәчетендә дини белем алучы балалар Абдулла һәм Гыймран Коръән сүрәләрен укыды. Мәчетнең имам-хатибы Рамил хәзрәт Ибраһимов дога кылды.

Ахырда "Максат" фестивале делегатлары "Ярдәм" мәчете ишегалдында сукыр балалар һәм "ДЦПлы инвалидлар өчен "Мәрхәмәт" акциясе оештырды.



Хатыйп ГӘРӘЙ

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды