Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

«Ярдәм» мәчете хезмәткәрләре «Гадәти ваһһабизм» фильмын карады

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / «Ярдәм» мәчете хезмәткәрләре «Гадәти ваһһабизм» фильмын карады

«Ярдәм» мәчете хезмәткәрләре «Гадәти ваһһабизм» фильмын карады. Төп яңалыклар

«Ярдәм” мәчете һәм шул ук исемдәге Милли ислами хәйрия фонды коллективы экстремистик карашларның җәелүен һәм исламдагы төрле агымнарны профилактикалау максатыннан, “Гадәти ваһһабизм” (“Обыкновенный ваххабизм”) фильмын карады. Фильмны карауда Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибе Илдар хәзрәт Баязитов та бар иде. Ул әлеге мәсьәләдә мөселманнар белемгә ия булырга тиешлеге һәм Рамазан ае алдыннан саклану чараларын күрергә кирәклеге хакында белдерде. Аның сүзләренчә, бу фильм ны карау Киров һәм Мәскәү районнары имамнарына да файдалы булачак. Тик аны карауның вакыты әлегә билгеләнмәгән.

Бу документаль фильмда ваһһабчыларның идеологиясе, эшләү ысуллары һәм аларның файда алуга хирыслыгы, шулай ук артларында кем торуы чагылыш таба. Ваһһабчыларның эзләре АКШка, Англиягә, Израильгә барып тоташа. “Гадәти ваһһабизм” фильмының авторы Абдулла Алишаев ислам диненә ышыкланучы экстремистларның хакыйкый асылын ачып салган. Әлеге фильм Дагыстан мөселманнары Диния нәзарәте тәкъдиме белән төшерелгән һәм “2009 ел киномарафоны” фестивалендә төп бүләкне алуга ирешкән.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2025 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды