Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

«Ярдәм” мәчете мөгаллиме Фәнис хәзрәт Мингәрәев диплом яклады

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / «Ярдәм” мәчете мөгаллиме Фәнис хәзрәт Мингәрәев диплом яклады

«Ярдәм” мәчете мөгаллиме Фәнис хәзрәт Мингәрәев диплом яклады. Төп яңалыклар Кичә Казандагы Россия Ислам институтында студентлар диплом яклады. Алар арасында «Ярдәм» мәчете мөгаллиме, күрмәүче Фәнис хәзрәт Мингәрәев тә бар иде.

Билгеле булганча, 1988 елда Казанда яшәүче Рәис һәм Гүзәл ханымның олы баласы дөньяга килә. Аңа Фәнис дип исем кушалар. Бик тырыш бала булып чыга ул, тик 6 яшендә күзләре сукырая. Фәнис Казан Ислам көллиятен тәмамлый, аннары “Мөхәммәдия” югары мөселман мәдрәсәсендә белем ала, соңрак читтән торып РИУга укырга керә. Шул ук вакытта күрмәүче мөселманнарны тернәкләндерү үзәгендә сукырларга компьютер гыйлеме бирергә керешә. Хәзерге вакытта инде ул бу өлкәдә шактый зур тәҗрибә туплады. Фәнис хәзрәт башта “Сөләйман” мәчетендә эшләде, аннары 2013 елдан бирле “Ярдәм” гыйбадәтханәсендә күрмәүчеләргә компьютер гыйлемен өйрәтә.

Без, “Ярдәм” мәчете хезмәткәрләре, Фәнис хәзрәт Мингәрәевне диплом эшен уңышлы яклавы белән котлыйбыз, мөгаллимебезгә саулык-сәлмәтлектә, бәхет-шатлыкта яшәүләр насыйп булсын, дип телибез.

Хатыйп ГӘРӘЙ

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2025 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды