Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

«Ярдәм» мәчете шәкертләре «Волжск-Кама» тыюлыгына сәфәр кылды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / «Ярдәм» мәчете шәкертләре «Волжск-Кама» тыюлыгына сәфәр кылды

«Ярдәм» мәчете шәкертләре «Волжск-Кама» тыюлыгына сәфәр кылды. Төп яңалыклар

Казандагы “Ярдәм” мәчете каршындагы рухи яктан сәламәтләндерү курсларында белем алучы балалар ял итү программасы кысаларында “Волжск-Кама» тыюлыгында булдылар.
Алар Дендрологик бакчага экскурсия ясадылар, балаларга башка илләрдә генә түгел, хәтта бүтән кыйтгаларда очрый торган үсемлекләрне күрсәттеләр.


Раиф урманчылыгына караган Дендрологик бакчага 1921 елда Казан университеты профессорлары К.В. Войт, Н.К. Вехов һәм В.М. Боткевич тарафыннан нигез салына. Аның мәйданы 0,46 гектарны тәшкил итә. Хәзерге дендрариянең төп биләмәсе 4,1 га җирне били. Ул Европа (65 төр агач һәм куак), Азия (60 төр агач һәм куак) һәм Төньяк Америка (47 төр) бүлекләренә бүленгән.

Дендрариянең үсемлекләр үстерү урыныннан һәр елны 10 мең агач бүлеп бирелә. Алар тыюлык оешканчыга кадәр Раиф урманчылыгы буйлап утыртылган иделәр. Хәзерге вакытта 300 участокта (218,8 гектарда) 43 төр шул агачлар катнашмасы үстерелә.

Бу тыюлык фәнни-тикшеренү үзәге дә булып тора, ул бу төбәктә табигатьне саклау өчен дә мөһим. Ул 1994 елдан Россиянең “Госкомэкология”се һәм Татарстанның Табигать министрлыгы тарафыннан бергәләп алып барыла.

“Ярдәм” мәчетендә белем алучы балалар биредә рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2025 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды