Казандагы «Ярдәм» мәчетен һәм шул ук исемдәге тернәкләндерү үзәген баш епископның беренче урынбасары – Россиядәге христианнарның берләштерелгән евангелие (иллелекләре) Союзы эшләре белән идарә итүче Бендас Константин Владимирович карап китте. Ул үзенең гаиләсе белән Казанның иң күренекле урыннарында булды: Казан Кремлен, “Кол Шәриф” мәчетен карады. Ә “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгенә алар тәҗрибә алу максаты белән килде.
Константин Владимирович үзе наркотиклардан бәйле булганнарның 350дән артык түләүсез стационар үзәкләренең эшенә юнәлеш бирү советын җитәкли. Бу Россиядә дәүләти булмаган үзәк үзенең эшен 1995 елда башлап җибәрә. Аларның илдәге үзәкләрендә берьюлы 30 меңнән артык кеше дәвалау курслары уза.
- “Ярдәм” Милли ислами хәйрия фондының эшчәнлеге безгә шуның өчен дә якын һәм аңлаешлы, чөнки тернәкләндерү үзәкләренә йөрүчеләрнең 30 %ын инвалидлар тәшкил итә, ягъни алар арбада йөрүчеләр, аякларын яки кулларын өшеткән, бу әгъзаларын югалткан кешеләр. Алар кайчандыр “крокодил” дип аталучы арзанлы наркотикны куллану сәбәпле, сукырайган бәндәләр. Әлеге әфьюнне төрле даруханәдә иркен рәвештә сатып алып була, чөнки аның бәясе берничә йөз сум гына тора. Бу категория кешеләрен без вафатларына кадәрле үзебезнең үзәкләрдә тотарга мәҗбүрбез,-дип сөйләде протестантлар лидеры.