Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

«Ярдәм» мәчетенә Төркиянең Казандагы генераль консулы Әхмәт Садыйк Доган килеп китте

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / «Ярдәм» мәчетенә Төркиянең Казандагы генераль консулы Әхмәт Садыйк Доган килеп китте

«Ярдәм» мәчетенә Төркиянең Казандагы генераль консулы Әхмәт Садыйк Доган килеп китте. Төп яңалыклар

Бу көннәрдә “Ярдәм” Милли ислами хәйрия фондының Тернәкләндерү үзәгенә Төркиянең Казандагы генераль консулы Әхмәт Садыйк Доган килеп карап китте. Әлеге вазифага февраль ае башында билгеләнгән генконсул фондның төрле юнәлештәге эшчәнлеге белән зур кызыксыну илә танышты. Биредә Әхмәт Садыйк Доган хәрефләрнең Брайль шрифты белән ничек язылганын белә алды.

Экскурсия барышында генконсул “Ярдәм” үзәгендә тернәкләнү курслары узган һәм аннары үзләре дә башкаларны укыта башлаган укытучылар вә тернәкләнү үзәгенә булышучылар белән дә танышты.

“Ярдәм” үзәгенә менә инде 10 елдан артык булышып торучы Юдино бистәсе инвалидлары Төркия консулына йон аяк киеме, ә Илдар хәзрәт күрмәүчеләр ясаган тәлинкә бүләк итте. Әхмәт Садыйк Доган әлеге үзәккә мөмкин булганда булышырга теләве хакында әйтте.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды