Тиздән (8 ноябрьдә) “Ярдәм” дәвалау-тернәкләндерү үзәгенә белем алырга килгән күрмәүчеләрнең чираттагы курслары тәмам булачак. Ә хәзергә “Ярдәм” мәчетенә Россиянең төрле төбәкләреннән килгән күрмәүчеләргә һәм азрак күрүчеләргә төрле ярдәм күрсәтелә.
Бу максаттан, бөтен курслар барышында сәламәтлекләре чикле булган кешеләр алдында кардиологлар, неврологлар, күз табиблары лекцияләр белән чыгыш ясады, семинарлар үткәрде һәм юристлар үзләренең киңәшләрен бирде.
“Ярдәм” Тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинованың әйтүенчә, 8 ноябрьдә күрмәүчеләр өчен “Ярдәм” мәчетендә “Ак таякчык” (“Белый трость») дигән бәйрәм уздырылачак. Бу көнне аларга бүләкләр дә бирелер, дип көтелә.