Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

«Ярдәм» мәчетендә инвалидларга шашка, шахмат, дартс уеннары буенча ярышлар уздырыла

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / «Ярдәм» мәчетендә инвалидларга шашка, шахмат, дартс уеннары буенча ярышлар уздырыла

«Ярдәм» мәчетендә инвалидларга шашка, шахмат, дартс уеннары буенча ярышлар уздырыла. Төп яңалыклар

«Ярдәм» мәчетендә «Бер-береңә ярдәм ит” курсларында дәваланучы инвалидларга физик культура белән һөнәри дәрәҗәдә шөгыльләнүче мөгаллимнәр булыша. Бу көннәрдә дәресләр ачык һавада күбрәк үткәрелә. Аларга һәр көнне иртәнге күнегүләр, шашка, шахмат, уктан ату, туп ату һәм дартс уеннары буенча ярышлар уздырыла.

Гомуми физик әзерлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру әлеге спорт төрләре белән шөгыльләнүнаң төп максаты булып тора.

Ир җенесеннән булган инвалидлар арасыннан Рәсим Кәримов һәм Булат Биктимеров әлеге спорт чараларында зур активлык күрсәттеләр, ә хатын-кызлардан Венера Хәсәнова белән Лилия Илалиева иң яхшы күрсәткечләргә ия булдылар.

Соңгы тикшеренүләр күрсәткәнчә, дартс уены ДЦП белән авыручы инвалидларга файдалы икәнлеге ачыкланды. Ни өчен дигәндә, дартста укны төгәл атарга кирәк. Ә бу исә хәрәкәтнең юнәлешен дөрес чамалауны таләп итә. Монда укны билгеле бер торышта җайлап кына ыргыту сорала. Бераз гына алга иелеп, шул ук вакытта тигезлекне саклау, укны мишеньгә ыргыту җиңел эш түгел. Аннары тигезлекне саклау балансы үсә, ук та мишеньгә төгәллерәк эләгә башлый, кеше үз гәүдәсендә дә тигезлекне сакларга керешә. Дартс уены кем үзенең күп вакытын компьютер артында үткәрә, шуларга файдалы.

Кем дартсны даими рәвештә һәм шактый әйбәт уйный, шуларда күзәтүчәнлек һәм түземлелек арта. Яхшы уенчы үзенең ук ыргытуына анализ ясый, кимчелекләрен эзләп таба һәм ыргыту техникасын төзәтә. Мондый тактика тормышның һәр өлкәсендә уңыш китерә.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды