
Казанның "Ярдәм" мәчетендә Россиядә беренче булган мөселман социаль кибете ачылды. Кибет 14 гыйнварда имам-хатыйб Илдар Баязитов фатыйхасы белән эшли башлады.
Социаль кибет ачылышында проект авторы "Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы Илдар Баязитов белдерүенчә, бу кибет авыр хәлдәге мөселманнарга һәм Россиядә бердәнбер булган сукырларны тернәкләндерү үзәгенә ярдәм итү максатында ачылды. Сатудан кергән акчалар күрмәүчеләрне тернәкләндерү өчен тотыла. Товарларны эшмәкәрләр китерә, шулай ук мәчет хезмәткәрләре сату нокталарыннан, сатучылардан, базарлардан сорап ала.
- Кибетнең эшләве - авыр хәлдәге гаиләләргә, ялгыз аналарга, инвалид, пенсионерларга, балаларга ярдәм-, диде Илдар Баязитов.
"Ярдәм" мәчете матбугат хезмәте