Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

«Ярдәм» мәчетенең конференцияләр залында татар телен өйрәнү курсларының ябылу тантанасы булды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / «Ярдәм» мәчетенең конференцияләр залында татар телен өйрәнү курсларының ябылу тантанасы булды

«Ярдәм» мәчетенең конференцияләр залында татар телен өйрәнү курсларының ябылу тантанасы булды. Төп яңалыклар

«Ярдәм» мәчетенең конференцияләр залында татар телен өйрәтү курсларының ябылу тантанасы булып узды. Әлеге чара ахырында анда белем алган барлык укучыларга да квалификациягә ия булу сертификатлары тапшырылды. Шәкертләр үзләренә белем биргән ТҖ МДНгә һәм “Ярдәм” мәчете хезмәткәрләренә зур рәхмәтләрен әйттеләр. Алар әлеге курсларның үзләренә зур ярдәме тиюен һәм белем алуны дәвам итәргә теләкләре булуын билгеләп узганнар.

Татарстан Диния нәзарәте хезмәткәрләренең инициативасы белән 2 февральдән 27 апрельгә кадәр “Без – татарлар” дигән программа нигезендә республиканың унлап мәчетендә татар телен өйрәнү курслары эшләде. Дәресләр Казандагы 5 мәчеттә – “Кабан арты”, “Гаилә”, “Тынычлык”, “Әниләр”, “Ярдәм”дә, шулай ук Әлмәт, Яшел Үзән, Чаллы, Алабуга калаларындагы гыйбадәтханәләрдә уздырылды. Курсларда белем алу “Татар теле” һәм “Татар тарихы һәм ислам нигезләре” дигән ике юнәлештә алып барылды.

Дәресләр анда белем алучыларга уңайлы вакытта, ягъни 19 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә үткәрелде. Дәресләрне дипломлы татар теле белгечләре-филологлар, шулай ук квалификацияле имамнар алып барды. “Без – татарлар” дигән курсларда белем алу түләүсез иде.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды