Казандагы «Ярдәм» дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгендә саңгыраулар өчен ике атналык курслар башланды. Ишетмәүчеләрне физик культура күнегүләре биреп, массаж, медицина һәм ислам буенча лекцияләр сөйләп, шулай ук гамәли сәнгать илә дәвалыйлар.
Әлеге курслар 14 көнгә исәпләнеп үткәрелә.