Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

«Ярдәм» үзәге шәкерте Мәдинә Миркамилова күрмәүчеләрнең Бөтенроссия Коръән укучылары бәйгесендә беренче урынны яулады

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / «Ярдәм» үзәге шәкерте Мәдинә Миркамилова күрмәүчеләрнең Бөтенроссия Коръән укучылары бәйгесендә беренче урынны яулады

«Ярдәм» үзәге шәкерте Мәдинә Миркамилова күрмәүчеләрнең Бөтенроссия Коръән укучылары бәйгесендә беренче урынны яулады. Төп яңалыклар

Хатын-кызларның иҗтимагый “ИРАЗ” оешмасы күрмәүчеләрнең “ИНТЕГРАЦИЯ» мәгариф үзәге белән берлектә һәм Халыкара Ислам Миссиясе вә Ингушетия Республикасы башлыгы каршындагы дин эшләре идарәсе ярдәмендә, күрмәүчеләр арасында Изге Коръәнне Брайль системасы булышлыгында уку буенча “Йөрәкләрне нурландыручы” дигән беренче Бөтенроссия бәйгесе үткәрде. Әлеге чара Ингушетия Республикасының 25 еллыгына багышланып уздырылды. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән вәкилләр катнашты.

Бу бәйгедә Татарстан вәкиле, “Ярдәм” дәвалау-укыту үзәге шәкерте Мәдинә Миркамилова да бар иде. Мәдинәне Ингушетиягә барганда укытучысы, остазы, “Ярдәм” Тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова озатып йөрде. Мәдинәнең сүзләренчә, нәкъ менә Мәликә ханымның төрле яклап ярдәме нәтиҗәсендә Мәдинә 12 яшендә Изге Коръәнне яттан белә иде.

Татарстаннан килгән Коръәнхафиз Мәдинә Миркамилова Коръәнне уку буенча барлык күрмәүчеләрне дә узып китте һәм ышанычлы рәвештә беренче урынны яулады. Төп бүләк итеп, Мәдинәгә хаҗга бушлай юллама тапшырылды, бу эшне Ингушетия башлыгы Юнысбәк Евкуров башкарды.

Бу конкурсның максаты – ислам кыйммәтләрен пропагандалап, Аллаһы Тәгаләнең сүзләрен киң җәелдерүдән, шул ук вакытта күзләре буенча инвалидларга булышып, аларга үз көчләренә ышаныч, җәмгыятьнең тулы әгъзалары итеп тою хисләрен бирүдән гыйбарәт. Болар әле бу юнәлештәге тәүге адымнар гына, киләчәктә алар тагын да күбрәк җирләрне колачлап, хатын-кызлар һәм ирләр арасында да даими уздырылыр, дип ышанабыз.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды