Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

«Ярдәм» үзәге вәкиле «Луи Брайль системасындагы Коръән” дигән Халыкара конференциядә катнашты

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / «Ярдәм» үзәге вәкиле «Луи Брайль системасындагы Коръән” дигән Халыкара конференциядә катнашты

«Ярдәм» үзәге вәкиле «Луи Брайль системасындагы Коръән” дигән Халыкара конференциядә катнашты. Төп яңалыклар

24-26 июльдә Төркиянең Истанбул каласында ел саен “«Луи Брайль системасындагы Коръән” дигән Халыкара конференция үткәрелә. Әлеге конференцияне ел саен “Луи Брайль системасындагы Коръән” Халыкара берләшмә оештыра.

Бу оешма күрмәүчеләрне һәм азрак күрүчеләрне изге китап белән тәэмин итә. Аларның вазыйфасы – Брайль системасында басылган Коръәнне бөтен дөнья буйлап тарату. Ул оешманың штаб-фатиры – Истанбулда (Төркия). Бу берләшмәгә Мисыр, Англия, Һиндстан, Индонезия, Иордания, Малайзия, Пакистан, Согуд Гарәбстаны, Коньяк Африка, Йемен, Төркия илләре керә.

“Луи Брайль системасындагы Коръән” Халыкара конференциясендә 15 илдән килгән вәкилләр бар иде. Тәҗрибә уртаклашырга Африка, Малайзия, согуд Гарәбстаны, Пакистаннан белгечләр килде. Казаннан күзләре буенча инвалид булганнарны “Ярдәм” Милли ислами хәйрия фонды белгече тәкъдим итте.

Төрле илләрнең белгечләре конференция барышында күрмәүчеләргә Брайль системасында Коръән укырга өйрәтү буенча хезмәттәшлек итү, әлеге системада китаплар бастыру мәсьәләләрен тикшерде.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2025 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды