Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Юдино бистәсендәге “Җомга” мәчетендә Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәте җыелышы узды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Юдино бистәсендәге “Җомга” мәчетендә Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәте җыелышы узды

Юдино бистәсендәге “Җомга” мәчетендә Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәте җыелышы узды. Төп яңалыклар

Бүген - 27 февральдә Юдино бистәсендәге “Җомга” мәчетендә Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәтенең чираттагы җыелышы узды. Анда Киров һәм Мәскәү районнары имам-мөхтәсибе Илдар хәзрәт Баязитов, мөхтәсибәт мәчетләре имамнары катнашты.

Илдар хәзрәт Баязитов, мөхтәсибәт эшләрендә, шул исәптән, күптән түгел генә уздырылган чаңгы ярышларында актив катнашкан өчен, имамнарга рәхмәт белдерде. Чаңгы ярышлары бик яхшы узды, бөтенесе дә бик канәгать калды.

Мөхтәсибәт җыелышында Илдар хәзрәт Баязитов җомга вәгазьләрен уку мәсьәләсендә игътибарлы булырга чакырды. Рамазан аена багышланган өстәмә дәресләр уздырырга чакырды. Җыелышта катнашучыларны Рәҗәп ае башлану белән котлады.

Җыелышта шулай ук Рамазан аена әзерләнү, ифтарлар уздыру мәсьәләләре дә күтәрелде.

Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәте март аенда балалар арасында “Минем гаиләм шәҗәрәсе” дип аталган бәйге уздыру турында игълан итте.

Илдар хәзрәт Баязитов, мөхтәсибәт җыелышында “Рамис” мәчете мөәзине Альберт Нуриҗановны 80 яшьлеге белән котлап, Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге тапшырды.

Мөхтәсибәтнең чираттагы җыелышын “Мәүлид” мәчетендә уздыру көтелә.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды