Күрмәүче мөселманнарны укыту-тернәкләндерү үзәге һәм мәчет
(843) 22-303-59
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Юл һәлакәтендә «Ярдәм» мәчете хезмәткәре Эльвира Ибраһимова вафат булды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Юл һәлакәтендә «Ярдәм» мәчете хезмәткәре Эльвира Ибраһимова вафат булды

Юл һәлакәтендә «Ярдәм» мәчете хезмәткәре Эльвира Ибраһимова вафат булды. Төп яңалыклар

“Ярдәм” мәчете коллективы 41 яшендә юл һәлакәтенә очрап, вафат булган Эльвира Ибраһимованың үлеме уңаеннан тирән кайгы кичерә.

“Биектау FM” радиосын профессиональ дәрәҗәдә алып барган, шоумэн Эльвира Ибраһимова “Ярдәм” мәчетенә килү белән зур абруй казанды, чөнки тыйнак бу ханым берничә вазифа алып барды. Ул мәчет каршында эшләгән “Иман” радиосына язмалар әзерләп, үзе үк аларны укыды, шулай ук никахларны оештыру белән шөгыльләнде вә бәйрәм чараларын да үткәрде.

Эльвира нинди генә эшкә тотынса да, аны үз вакытында һәм яхшы итеп башкарды. Бер генә күренекле вакыйга да аннан башка узмады, ул бик актив вә тормыш сөючән кеше иде. 4 бала анасы Э. Ибраһимова ышанычлы хезмәттәш һәм тугры дус та була белә иде.

Без, “Ярдәм” һәм “Сөләйман” мәчетләре хезмәткәрләре, Аллаһыдан аның игелекле эшләрен кабул итүен, гөнаһларын гафу кылуын, аны Үзенең җәннәтенә кертүен сорап калабыз, ә туганнарына вә балаларына түземлелек, сабырлык телибез.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2018 "Ярдәм" мәчете, официаль сайты
Сайт ясалды —
Ариф студиясендә