Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Күк йөзендә дә, күңелләребездә дә кояш балкыды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Күк йөзендә дә, күңелләребездә дә кояш балкыды

Күк йөзендә дә, күңелләребездә дә кояш балкыды. Төп яңалыклар Атна буена диярлек коеп яуган яңгырлардан соң, урамнарда тынлык: халык йоклый әле. Транспортларда баручылар да берән-сәрән генә. Ә без үзебезне рухи мирас дәвамчылары санап, Мөстәкыйльлек бәйрәмебезне билгеләп узу өчен “Шәкертләр мәйданы”на ашыгабыз. Яңгыр түгел, боз яуса да җыелабыз инде бирегә.

Әнә, Әлмира остазбикә монда килеп җиткән инде: “Мәрҗани” мәчете шәкертләре ярдәмендә өстәлләр, урындыклар ташый, Ислам көллияте директоры урынбасары Әнсар хәзрәт Мифтахов белән микрофонны җайлап мәш киләләр.

Без исә өстәл тутырып, көз нигъмәтләрен тезәбез. Ул да түгел, көтмәгәндә, Казан имам-мөхтәсибе, “Мәрҗани” мәчетенең алыштыргысыз җитәкчесе Мансур хәзрәт Җәләлетдин безнең янга чыгып, хәлләрне белеште. “Нәрсә кирәк булса, нинди мәсьәлә туса, шундук хәбәр бир, Әлмира апа”,-диде ул. Мөхтәрәм хәзрәтебез “Мөслимә” оешмасының күптәнге теләктәше, дусты. Шуңа да сөйләшер сүзләребез уртак, киңәшләшер мәсьәләләребез дә күп безнең. “Исеңдәме, Әлмира апа, бу урамның исемен алыштыру өчен күпме йөрдек без?!”-ди ул. “Ә трамвай юлын алдыру өчен күпме чиләндек!”-дип куәтли аны Әлмира остазбикә. Элеккеге Комсомол урамы – гүзәл Кабан күле ярының яме бүген. Ул хәзер Мәрҗани исемен йөртә.
Менә иң активларыбыз, җанатарларыбыз: галимә Лена Таҗиева, галимә-язучы, тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерова, Ләмига абыстай, Сәлимә абыстай Хөсәенова, Сәйдә Аппакова, “Асылташ” хатын-кызлар җәмгыяте җитәкчесе Нәсимә Мөбәрәкшина. Хәер, ак урындыкларны тутырып утырган күпләгән кардәшләребезнең һәммәсенең исемен язып та бетереп булмас иде. Менә барыбызны да сөендереп, кояштай балкып, Рәшидә абыстаебыз да килеп җитте.

Әнсар хәзрәт изге дога сүзләре белән мәҗлесебезне ачып җибәрде һәм барчабызны бәйрәм илә котлады. Аннары кайчандыр әлеге мәйданда чыгыш ясаган, инде мәңгелеккә күчкән Габделхак хәзрәт Саматов, Исхак хәзрәт Лотфуллин, Әнвәр Хәйри, Роза, Мәгъдүдә абыстайлар һәм башка танылган затларыбыз рухына дога кылдык.

Менә алдыбызга берсеннән-берсе бәләкәй малайлар чыгып тезелде. “Ярдәм” мәчетендә дин сабагы алучылар, Коръән ятлаучылар булып чыкты алар. Мөгаллимнәре – Мөхәммәтәмин һәм Сәет Давудовлар. 5 яшьлек Мөхәммәт, аннан олырак Гыймран, Нәсим, Билал, Инсаф сүрәләрдән аятьләр укып, мәйдан халкын шаккатырдылар. Андагы апалар шундук букча һәм кесәләрен актарып, бу газизләребезгә сәдака өләшергә тотынды. Менә бит, Аллаһы Тәгаләнең бу нигъмәтенә ничек сөенмәссең дә, “Ярдәм” мәчете җитәкчеленә нинди генә рәхмәтләреңне әйтмәссең!

Бөтенебезнең уртак шатлыгын белдереп, остазбикәбез Әлмира балаларга китаплар белән алмалар биреп чыкты.
Киләчәгебез менә шушы сабыйларда, шөкер, киләчәгебез бар. Менә 15 нче мәртәбә җыелдык изге мәйданыбызга олы бәйрәмебездә бер-беребезне тәбрикләр өчен, көнүзәк мәсьәләләрне уртага салып киңәшләшер өчен. Әйтер сүзләрегез булса, рәхим итегез, уртага чыгып сөйләгез,-диде Әлмира ханым.

Иң беренчеләрдән булып, Татарстан Милли музее өлкән фәнни хезмәткәре, Петровск фән һәм сәнгать академиясе әгъза-мөхбире Флүрә Дәминова сүз алды. “Фидакарь Хәсәниләрнең соңгы бүләге” дигән фәнни мәкалә язган ул. Каюм Насыйри дусларының берсе Әхмәтгәрәй Хәсәни “Гасыр” нәшрияты оештырып, Тукай, Фатих Әмирхан, Газиз, Г. Коләхмәтовлар киңәше белән “Аң” журналын чыгара башлый. Тукайның соңгы көннәре, сәгатьләре Хәсәниләр белән бәйле. Теле көрмәкләнгәндә дә ул: “Корректура кайчан?”-дип сорый журналда басылып яткан шигырьләре турында.

Мөхтәрәм депутатыбыз Фәрит әфәнде Мифтахов Дәүләт Советы исеменнән котлаганнан соң:
-Бәйрәм өстенә бәйрәм бит бу, кадерле апалар! Рәшидә абыстаебыз белән күрешү үзе бер бәхет! Сез булганда – без булырбыз, динебез дә, телебез дә булыр. Республикабыз үсешендә безнең дөрес юлдан баруыбызда сезнең зур өлешегез бар! Саулык-сәламәтлек телим, мәңге шушылай кояштай елмаешып, бергә булыйк, бердәм булыйк!-диде Фәрит хаҗи.

Яныбыздан үтеп баручы дәү әнинең бәләкәче Әлмира апасына үрелде. Аның да әйтәсе сүзе бар икән. Микрофонны якын китерүгә, бу кызчык “Фатиха” сүрәсен укып күрсәтте. Тизрәк йөгереп бардым янына. Бигрәк ямьле булып китте бит. Менә Аллаһының рәхмәте! Фәридә исемле икән ул. “Биш яшьтә ул, - ди әбисе Әминә ханым.- Әхтәмгә – 7 яшь. Ул да укый. Әтиләре дә, мин дә өйрәтәм. Улым Искәндәр бер төш күрә. Баскычтан менеп, якты бүлмәгә керүгә, шундый матур ак яулыклы абыстайларны күрә ул. Шуннан мәчеткә йөри башлап, Коръән укырга өйрәнде. Киленем Әлбинә дә безнең белән бергәләп, уразаны калдырмыйча тотты. Бабаларыбыз муллалар иде, ислам дине, шөкер, канга сеңгән бит!”

Тарихыбыз сәхифәләренең яңадан-яңа битләрен ачучы һәм киң җәмәгатьчелеккә җиткерүче галимә-язучы Тәэминә Биктимерованы бу юлы да тыңлап туя алмады халык. Хөсәеновлар, Барудилар, Суфия апаларыбызның фидакарьлеге, батырлыгы турында ул сәгатьләр буена сөйли ала.
-Хәләл акчаларына салдырганнар алар мәчетләрне, аннары мәдрәсә, гимназияләр ачканнар. Тик бу эшләрне бүгенгеләр кебек депутат булу максатыннан йөреп башкармаганнар. Алар моны ихластан милләтне агарту, рухи кыйммәтләрне арттыру, динебезне, телебезне саклау , киләсе буынны тәрбияләү өчен эшләгәннәр,-диде Тәэминә ханым.

Рәшидә абыстаебызның иң изге теләкләре күңелләребезгә кояш нурларыдай яктылык иңдерде.
-Әлхәмдүлилләһи, күрешүләребезне насыйп иткән Аллаһы Тәгаләгә сәламнәребез булса иде. Раббыбыз җәннәтен өмет итеп, шушы изге юлда йөрүләребезне Хак Тәгалә кабул кылсын. Балаларыбызның балаларын хак иман юлына бастыруларыбыз зарур, газизләрем, шуны онытмыйк. Әлмира остазбикәнең ару-талуны белмичә кылган хезмәтләренә Аллаһының рәхмәтләре яусын. Бөтен җиргә өлгерә, эшли, тырыша, сүзен җиткереп әйтә белә. Менә минем тәкъдимем шундый: Әлмира ханымны казый итеп куйыйк, кардәшләр! Җаны белән җанатып йөрүчеләребез бар, шөкер!

Әлбәттә, биредәге халык мондый тәкъдимне бердәм рәвештә хуплады. Әлмира остазбикә әлеге тәкъдимне зур рәхмәт әйтеп кабул кылды.
-Эшләребез бихисап әле,-диде ул.-Тол хатыннарны олылыйсыбыз бар. Дәү әниләр җыенын үткәрергә исәплибез. Татар дәү әниләрен акылга китерәсебез бар. Оныклары белән вата-җимереп, кеше көлдереп, ят телдә сөйләшәләр бит, оят! Тел бетә икән – милләт бетә. Менә бүген без монда бик бәхетле кешеләр. Җаһилияттәгеләр без кичергән бу бәхеттән мәхрүм бит!

Гүзәл Мансура ханым Гыйльметдинова шушы фикерләрне куәтләп, болай диде:
-Тол әниләребезгә хөрмәт, ихтирам бик мөһим. Безне, ятимнәрне, укыттылар, илебезгә файдалы кеше итеп үстерделәр. Илебезне торгызучыларга мәңгелек дан!
Ул әле үзенең моңлы мөнәҗәтләре белән дә сокландырды безләрне.

Хәдичә Яруллина Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәтләрен белдереп, шигырь язган. Бу инде иманны ныгытуга чакыру да иде.

Аннары сүзне олы кунагыбыз Фәрит Гыйбатдинов алды.
-Ак яулыклы әби, апаларыбыз! Чувашстанда да динне, телне саклап калучыларыбыз бар. Аллага мең шөкер, без анда “Ак мәчет” салдык. Халкыбызның матурлыгын танытабыз, зур чаралар үткәрәбез. Безгә дә килегез. Исән-сау яшик, иманнарыбыз ныклы булсын! Татарстанның бу олы бәйрәменә ансамбль белән, гомумән, күп халык булып җыелып килдек,-диде Фәрит ага.
Урмай авылының милләтне саклау юлындагы эшләре билгеле. Андагы татар милли мәдәни оешманы җитәкләүче Фәрит әфәнденең туктаусыз эшчәнлеген Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитеты даими билгеләп тора.

-Алтын кош шикелле очып килдегез!-дип киң елмаеп каршылады Әлмира ханым “Җыен” фонды директоры Фоат әфәнде Рәфыйковны.
-Җыелуларыгызны котлыйм. Бәйрәмнәребез мөбарәк булсын!-диде ул.- Без “Шәхесләребез” дигән сериал чыгарабыз. Аны Миркасым Госманов ачып җибәргән иде. Кичә Разил Вәлиев белән Сабага барып кайттык. Гаҗәеп матур эшләре белән мактаулы батырларыбызны күреп, белеп сокландык.

Сәйдә Аппакова әхлак тәрбиясе мөһимлегенә басым ясап, арабыздагы кимчелекләргә тукталды.
-Иман, әхлакый тәрбия юлында берләшик!-диде мөгаллимәбез. - Ата-ана, туган-тумача, күрше-күлән бер юлда, бер максаттан йөрүебез зарур. Чын иманлы балалар үстерсәк, ил дәрәҗәсе дә югары булыр.

Назыйф Хәмитов: “Мәхәллә бакчасы”на килегез”,-дип чакырды. Алар гарәп теле, Коръән уку дәресләре ачып җибәргәннәр икән. Рәхмәт, әлбәттә. Мөбарәк булсын эшләре-гамәлләре. Барып укырга теләүчеләр адресын сорап алды.
Бәйрәмебезне Балык Бистәсе районыннан килгән “Чулман моңнары” (җитәкчесе – гармунчы Марсель Җәләлов) ансамбле төгәлләде. Без исә бер-беребезгә матур теләкләр әйтешеп, киләсе елларда да очрашырга килешеп, якты уйлар белән таралыштык. Әле тагын шунысы гаҗәеп рәвештә шатландырды: зәп-зәңгәр күк йөзендә бер болыт әсәре дә калмады. Алтын кояш шәһәребез өстен нурга күмде. Күңелләребездә дә кояш балкыды.

Мөслимә ШӘФЫЙК

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды