Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Күзләре күрмәүчеләр китапханәсе

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Күзләре күрмәүчеләр китапханәсе

Күзләре күрмәүчеләр китапханәсе. Төп яңалыклар

Күзләре күрмәүче мөселманнарны укыту дәреслеге нәшер ителде. Күрмәүчеләр өченЭлек Казан һәм Татарстан мөселманнары гына түгел, бәлки Россиядәге күзләре күрмәүче әһле ислам изге китабыбыз Коръәнне үз куллары белән тотып уку нигъмәтеннән мәхрүм иде. Моннан 23 ел элек, ягъни 2002 елда «Сөләйман” мәчетенә Илдар хәзрәт Баязитов имам-хатип итеп билгеләнгәч, Аллаһының рәхмәте белән сукыр мөселманнарга андый мөмкинлек тудырылган булган.

 Мәликә Рәфкать кызының сукырларны укытудагы 10 еллык эш тәҗрибәсе "Зрячим о незрячих” китабы рәвешендә рус телендә дөньяга чыкккан булган. 253 биттән торган җыентыкта 6 бүлек бар. Аның беренчесендә күзләре күрмәүче кешеләр турында Коръәннән аятьләр, Пәйгамбәребезнең хәдисләре китерелгән. Икенче бүлек исә сукырларның психологиясенә багышланган. Анда шулай ук кириллицага күчерелгән Брайль системасы турында мәгълүмат та бар.

Бу китаптагы иң зур бүлек ул - "Күзләре күрмәүчеләр өчен тәҗвид” дигәнедер, мөгаен. Биредә Коръәнне укуда ярдәм итүче 13 дәрес рәвешендәге гарәпчә кагыйдәләр Брайль теленә күчереп язылган. Әлеге мәҗмугадагы дүртенче бүлектә - күзләре күрмәүчеләрне тернәкләндерү дәресләре, бишенче бүлектә - аларны компьютерга өйрәтү ысуллары, соңгы бүлектә "Сөләйман” мәчетендә күзләре күрмәүчеләрне укыту тәҗрибәсе хакында язылган.

Әлеге китапка Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары, педагогия фәннәре кандидаты Г. Т. Минкина, Чечен Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы баш белгече Р. Х. Әсхабова, Россия Ислам университеты ректоры, сәясәт фәннәре докторы Р. М. Мөхәммәтшин, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты профессоры, педагогия фәннәре докторы Е. А. Корчагин, ГБУ РСБС директоры М. А. Заурбәкова, юридик фәннәр докторы Р. И. Беккин, педагогик фәннәр кандидаты Р. Г. Җәләева, педагогия фәннәре кандидаты А. Р. Биктимерова, Татарстан Голәмәләр Шурасы рәисе Р. Г. Батров, Бөтенроссия Сукырлар җәмгыятенең Казан оешмасы җитәкчесе Н. В. Колесников, социолог, журналист Д. М. Гәрәев, Татарстанның атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты И. Ф. Хисаметдинов үзенең фикерләрен белдергән.

"Хәзерге вакытта Россиядә күзләре күрмәүче мөселманнар белән эшләү турында шулай җентәкләп һәм комплекслы чаралар үткәрү буенча бер генә дәреслек тә юк. Шуның өчен дә без илебездә әлегә хәтле күрелмәгән, кабатланмас китапны кулыбызда тотабыз дип әйтә алабыз”, дип белдергән үзенең бәяләмәсендә Россия Ислам университетында ул вакыттагы проректор Рөстәм Батров.

Китапны әзерләүдә педагогия фәннәре кандидаты Гөлназ Сабитова, ул вакыттагы "Сөләйман” мәчете имамы Илдар хәзрәт Баязитов, "Ярдәм” Ислам милли хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлевның ярдәме зур булган.

Шулай да бихисап тыйнак кеше ул Мәликә ханым. Үзенең китабын кулына тоткан килеш фотога төшергә никадәрле үгетләсәм дә, ул моңа риза булмаган.

Бу китапның басылып чыгуын Чечня, Дагыстан кебек үзәктән еракта урнашкан җөмһүриятләрдә аеруча көтеп торалар. Әлеге дәреслекне кулларына алгач, алардагы күзләре күрмәүче мөселманнар да Коръәнне уку ачкычына ирешер, иншә Аллаһ.

Без Мәликә ханым Гыйльметдиновага  ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар, Аллаһының рәхмәтендә булып, киләчәктә дә армый-талмый мөселманнар өммәте файдасына хезмәт итүен телибез.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды