Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Камал театрында "Ярдәм" үзәгенә багышланган фильм тәкъдим ителде

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Камал театрында "Ярдәм" үзәгенә багышланган фильм тәкъдим ителде

Камал театрында "Ярдәм" үзәгенә багышланган фильм тәкъдим ителде. Төп яңалыклар Бүген, 23 июньдә, Камал театрында “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге эшчәнлеге турында “Зримая вера” дигән документаль фильм тәкъдим ителде. Ул шулай ук “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды эшли башлауга 10 ел тулуга багышланды. Фильм күзләре күрмәүче ике кешенең мәхәббәт тарихын да чагылдыра.

Фильмны тәкъдим итү чарасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфтинең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов һәм республиканың башка дин әһелләре катнашты. Шулай ук чарага Россиянең Баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин килде. Дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты.



Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Татарстан мөфтие Камил хәзрәткә “Әл-Итисам” – “Бердәмлек” медален тапшырды. Шулай ук медальләр Нурлат һәм Чаллы имам- мөхтәсибләре Айрат хәзрәт белән Әлфәс хәзрәткә бирелде.



Кичәдә иганәчеләрне дә бүләкләделәр. Моннан тыш күзләре начар күрүчеләр чыгышлар ясадылар, мөнәҗәтләр башкардылар.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды