18 октябрьдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Ярдәм” күзләре күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәгендә булды. Биредә ул шәкертләрнең яңа төркеме белән очрашты.
Мөфти дини гыйлем алырга килгән күзләре начар күрүчеләр белән аралашканнан соң, социаль эшләр буенча җаваплы урынбасары, Ярдәм мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов белән Теләче районындагы ятим инвалид балалар йорты хакында сөйләште.
Белгәнебезчә, ТР МДН узган ел Корбан бәйрәме көннәрендә әлеге йортны булдыру максатыннан хәйрия телемарафоны уздырды. Хәйрия ярдәме белән Теләче районында ике бина алынды. Ел дәвамында күләмле оештыру эшләре башкарылды. Хәзер исә ремонт ясарга, махсус медицина җиһазлары һәм автобус алу сорала.
“Корбан бәйрәмендә республикабызның барлык мәчетләрендә ятим балалар йортын булдыру макстаннан сәдакаләр җыелды. Быел икенче мәртәбә үткәрелгән “Сөючеләр фида кыла” телемарафонында бик күпләр катнашып, үз өлешләрен керттеләр. Озакламый балалар йорты бинасы әзер булыр. Ул ятим һәм авыру балаларга сыену һәм тернәкләнү урыны булыр, Алла боерса. Телемарафонда җыелган акчага быел инвалид балалар өчен махсус автобус сатып алыначак”, - дип ассызыклады мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин.