Казан шәһәре мэры Илсур Метшин "Ярдәм" фонды советы рәисе, "Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитовны Ураза гаете белән тәбрикләде. "Сезнең традицион исламны ныгытуга юнәлдерелгән нәтиҗәле эшчәнлегегез тирән ихтирамга һәм хөрмәткә лаек", диелгән Казан мэры котлау хатында.

Шулай ук мэрның тәбрикләвендә "Ислам динендә изге Рамазан ае тәмамлануны гәүдәләндерүче әлеге олуг бәйрәм кешеләр һәм җәмгыять тормышындагы мәңгелек кыйммәтләр турында тагын бер кат искә төшерә, күңел пакьлегенә һәм бердәмлеккә, якыннарыбызга карата игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтергә, мохтаҗларга шәфкатьле һәм рәхимле булырга өнди", дигән сүзләр бар, дип хәбәр итә "Ярдәм" фонды.