Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Казан мэры «Ярдәм» Тернәкләндерү үзәге янында агачлар утыртуда катнашты

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Казан мэры «Ярдәм» Тернәкләндерү үзәге янында агачлар утыртуда катнашты

Казан мэры «Ярдәм» Тернәкләндерү үзәге янында агачлар утыртуда катнашты. Төп яңалыклар Башкалабыз мэры Илсур Метшин Казандагы "Ярдәм” Тернәкләндерү үзәге янында агачлар утыртуда катнашты. Бу изге эштә, әлбәттә, Казанның "Ярдәм” мәчете әһелләре һәм башкаланы Яшелләндерү үзәге хезмәткәрләре дә үзләренең көчен куйды.

Илсур Метшинның фикеренчә, Мөселманнарны Тернәкләндерү үзәге булган "Ярдәм” мәчете ишегалдында агачларны күп утыртырга ярамый. Аларны фәкать тимердән эшләнгән койма янына гына утырту мәслихәт. Дөрес фикер бу. Ник дигәндә, мәчетнең ишегалды махсус кәс белән әйләндереп алынганлыктан, болай да матур кыяфәттә. Берничә елдан алар үсеп җитеп, ишегалдын каплап бетерергә мөмкин, ләбаса.
Мэрия әһеле әйтүенчә, Яшелләндерү үзәге хезмәткәрләре бу көннәрдә мәчет ишегалдында 100гә якын күк чыршы, ә тышында 130лап шул ук агач һәм миләшне утыртачак.

Соңыннан Илсур Метшин әлеге өмәне оештыруда катнашкан һәркемгә үзенең олуг рәхмәтләрен белдерде.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды