Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

КАЗАННЫҢ “ЯРДӘМ” МӘЧЕТЕНДӘ КҮРМӘҮЧЕЛӘР ӨЧЕН КУРСЛАР БАШЛАНА

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / КАЗАННЫҢ “ЯРДӘМ” МӘЧЕТЕНДӘ КҮРМӘҮЧЕЛӘР ӨЧЕН КУРСЛАР БАШЛАНА

КАЗАННЫҢ “ЯРДӘМ” МӘЧЕТЕНДӘ КҮРМӘҮЧЕЛӘР ӨЧЕН КУРСЛАР БАШЛАНА. Төп яңалыклар 1 апрельдә Казанның “Ярдәм” мәчетендә күрмәүчеләр өчен чираттагы укыту-тернәкләндерү курслары башлана. Россиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле 80ләп кеше анда катнашырга теләк белдергән.

Татарстан мөфтие урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов билгеләп үткәнчә, тернәкләндерү курсы барышында киң күләмле белем алу программасы каралган. 1 ай дәвамында күрмәүчеләр Изге Коръәнне Луи Брайль системасы буенча укырга өйрәнәчәк. Моннан тыш, фикх, гакыйдә, сира буенча дә дәресләр була. Укыту Луи Брайль системасы буенча махсус бастырылган Коръән басмаларын, ислам тематикасына багышланган аудиокитаплар файдаланып, оештырыла. Күнегүләр залында, шулай ук урында ориентлашу буенча дәресләр, бармакларның сизгерлеген арттыру буенча махсус уеннар уздыру күздә тотыла. Дәресләрнең бер өлеше күрмәүчеләргә электрон почта, интернеттан, социаль челтәрләрдән файдалану күнекмәләрен өйрәтү өчен, махсус программа белән тәэмин ителгән заманча компьютер классларында алып барылачак.

Тернәкләндерү курслары барышында шулай ук күренекле дин әһелләре белән очрашулар оештыру, театрларга бару, дини тематикага багышланган конкурслар, викториналар үткәрү дә ниятләнә.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2025 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды