Казанның Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Дамир Илдус улы Фәттахов башкалабызның «Ярдәм» мәчетендә һәм тернәкләндерү үзәгендә авыз ачу-ифтар мәҗлесе үткәрде. Бәйрәм өстәлләре 500 кешегә әзерләнгән иде.
Ифтарда Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Фәрит Мифтахов, Ислам Әхмәтҗанов, “Татарстан – Яңа Гасыр” телевидениесе генераль директоры Илшат Әминов, Казан Думасы депутаты Марат Нуриев һәм Татарстанның әйдәп баручы журналистлары катнашты.
Бәйрәм табыны янында «Ярдәм” мәчетенең күрмәүче мөгаллиме Фәнис хәзрәт Мингәрәев вәгазь сөйләде. Ә шушы ук гыйбадәтханәнең имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов кунакларны исламча сәламләгәннән соң, ифтар мәҗлесләрен уздыруда, күрмәүчеләрне тернәкләндерүдә булышканы өчен ике район җитәкчесенә рәхмәт белдерде.
Аннары Илдар хәзрәт Баязитов белән “Ярдәм” фонды президенты Илһам Исмәгыйлев Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Дамир Фәттаховка “Мәрхәмәтле йөрәк өчен” орденын тапшырдылар. Мәхәллә халкы исеменнән Дамир Фәттаховка “Мөслимә” оешмасы җитәкчесе Әлмира Әдиатуллина да рәхмәтен ирештерде.
Казан районнарының мәдәни-рухи яңарышында актив катнашкан Киров һәм Мәскәү районнары хакимиятенең аппарат җитәкчесе Радик Равил улы Шәфигуллин һәм ТЯГ (ТНВ) генераль директоры Илшат Юныс улы Әминов “Ярдәм” фондының Рәхмәт хатларына лаек булдылар.
"Ярдәм" мәчете матбугат хезмәте