Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Хезмәттәшебез Эльвира ядкаре

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Хезмәттәшебез Эльвира ядкаре

Хезмәттәшебез Эльвира ядкаре. Төп яңалыклар

Урының җәннәттә булсын, Эльвира кардәшебез

Моннан биш ел элек Казан-Малмыж федераль трассасында авариягә очрап, хезмәттәшебез, «Ярдәм» мәчетенең алыштыргысыз хезмәткәре, фонд каршындагы «Иман» радиосы алып баручысы Эльвира Ибраһимов вафат булган иде.

Балтач төбәгендә Таузар авылында туып үскән Эльвира Татарстан журналистикасы һәм татар радиосы үсешендә якты эз калдырды. Аның матур тавышы һәм үтемле сүзләре аша күзе күрмәүчеләр, дөньяны тавыш аша танучылар аеруча яхшы хәтерли. Ул «Биектау fm» радиостанциясенең беренче дикторы булды, «Татарстан» һәм «Болгар» радиоларында программалар эшләде. «Азан» һәм «Иман» радиолары аша Ислам кыйммәтләрен таратты.

Үзенең «Ярдәм» хәйрия фондында эшләвен бик ярата, горурлана иде. «Иман» радиосында эшләүдән тыш, ул фонд эшчәнлегенә багышланган видеожурнал чыгара иде. Интернетта Эльвира Ибраһимова татар телендә эшләгән журналларны карап, тыңлап, мәгълүмат туплап була.

Киң күңелле, һәрвакыт ярдәм кулын сузарга торган, кирәк чакта киңәшен бирә белгән Эльвира безнең арабызда булмаса да, аның көләч йөзе, күңелләр түренә үтеп керә торган сихри тавышы «Ярдәм» мәчетенә килүчеләрнең, булган кунакларның хәтерендә озак сакланыр. Язган шигырьләре хәтеребездә кала.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды