Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Кичә Мәликә ханым Гыйльметдинова үзенең туган көнен билгеләп узды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Кичә Мәликә ханым Гыйльметдинова үзенең туган көнен билгеләп узды

Кичә Мәликә ханым Гыйльметдинова үзенең туган көнен билгеләп узды. Төп яңалыклар

Кичә, ягъни 10 майда «Ярдәм” мәчетендәге Күрмәүчеләрне Тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова үзенең туган көнен билгеләп узды. Әлеге тантанага Мәликә ханымның туганнары, мәхәллә халкы, аны якын иткән кардәшләре килгән иде.

Казанның Левченко бистәсендәге “Сөләйман” мәчете коллективы да Мәликә ханымны гомер бәйрәме белән котлый, аңа саулык-сәламәтлек, һәрчак шулай шат күңелле булуын, Аллаһының рәхмәтендә яшәвен тели.

Россиянең төрле урыннарыннан башкалабыз Казанга килгән күрмәүчеләрне дингә өйрәтүдә Мәликә ханымның роле әйтеп бетергесез зур. Шуңа күрә дә бу тыйнак ханымны “Ярдәм” мәчетендә генә түгел, бәлки барлык илдәге мөселман халкы хөрмәт итә, аңа ихтирам билгеләре күрсәтә. Без дә, ягъни «Сөләйман” мәчете әһелләре дә Мәликә ханымга озын гомер, үзенең хыялларын, ниятләрен тормышка ашыруын, тәрбиягә алган 10 баланы үстереп, кеше итүен теләп калабыз.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2025 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды