ТР МДНнең яшьләр бүлеге һәм Ярдәм мәчете каршында эшләүче “Иман йорты” мөселман яшьләре клубы, Казан Кремле ислам мәдәнияте музее Корбан бәйрәме алдыннан велоузыш үткәрә. “Ислам. Спорт. Мәгърифәтчелек” шигаре астында уздырыла торган чарада 2 октябрьдә сәгать 18.00дә старт ала. Велоузыш юлы: Мәрҗани мәчетеннән башлап, Нариман урамындагы “Милләт йорты”на кадәр. Маршуртка Казанның барлык тарихи мәчетләре кергән.
Әлеге чара кысаларында Иске һәм Татар бистәләре буйлап экскурсия дә оештырыла. Экскурсияне танылган тарихчы Тәэминә Биктимерова һәм Ислам мәдәнияте музее белгече Динә Хәбибуллина үткәрә.