Бүген кичатна көнендә «Сөләйман» мәчетендә 12 яшьтән 17 яшькәчә булган кыз балаларның җәйге лагеры тәмамлану уңаеннан саубуллашу тантанасы булды. 12 көнгә сузылган җәйләүдә Ульян өлкәсе, Мәскәү, Башкортстан һәм, әлбәттә, Татарстанның төрле районнарыннан, башкалабыз Казаннан килгән 30 мөслимә катнашты. Кызлар аш-су пешерү бәйгесендә, квестларда (төрле хәлләрдә югалып калмау чаралары), викториналарда, мастер-классларда катнашты. Һәм, әлбәттә, алар Изге Коръән аятьләрен дә бик бирелеп өйрәнде.
“Икенче сменадагы безнең җәйләүгә кызлар бик теләп килделәр, чөнки кышкы лагерьда да монда булган иделәр. Инде алар сүрәләрне өйрәнүгә дә зур игътибар бирделәр. 18 яшьтән алар мөстәкыйль тормыш юлына аяк баса. Ә моңа күпмедер дәрәҗәдә әзерлекләре бар хәзер, дип әйтәсем килә”,-диде аларның җитәкчесе Ләйсән Ганиева.
Илнең төрле төбәкләреннән килгән кызларның татарча белүе чамалы гына иде. Аларга Казан ханлыгының тарихын да рус телендә аңлатырга туры килде. Шулай да кызларга Кабан күлендәге хәзинәләр дә, Каюм Насыйри урамының тарихы да зур кызыксыну уятты. Алар шулай ук 19 июльдә “Ярдәм” мәчетенең 4 еллыгы тантанасында да теләп катнашты.
Тантаналы кичәдә мәчетнең имамы вазифасын үтәгән Рәмис хәзрәт Хаҗиев та бар иде. Ул: “Без кызларны да, ир балаларны да җәйге, көзге, кышкы һәм язгы каникуллар вакытында кабул итәргә әзер. Башка вакытларда укырга йөрсәләр дә шәп булыр иде. Килсеннәр, догалар, сүрәләр өйрәнсеннәр. Без бу хәлгә шат кына”,-диде һәм аларга үзенең бүләкләрен тапшырды.
Кыскасы, кызлар Казаннан күп истәлекләр, хатирәләр алып китәләр. Кем белә бит, киләчәктә аларның язмышы башкалабыз Казан белән тагын да тыгызрак бәйләнер.