Якташыбыз Лилия Кәримова кызы Сафия белән Америка Кушма Штатларыннан Казанга, дөресрәге, Яшел Үзәндәге әти-әнисе янына, фәннәр кандидаты булып, бер айлык ялга кайтты. Ул Татарстан мөселман хатын-кызларының башкарган эшләре хакында фәнни хезмәт язды һәм аны океан аръягында яклады.
Тагын шунысы куандыра: Лилия ханымның тормыш иптәше ислам динен кабул итәргә җыена. Әле аларның тагын бер уллары да бар. Без аларга ислам дине дәрәҗәсен күтәрүдә армый-талмый эшләүләр һәм озын гомерләр насыйп булса иде, дип телибез.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе