Казандагы Мәликә ханым Гыйльметдинова җитәкчелегендәге “Ярдәм” дәвалау-тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләреннән һәм шәкертләреннән торган хаҗилар төркеме уңышлы гына изге Мәккәгә килеп җитте. Алар гомрә хаҗын кылдылар һәм ихрамнан чыгып, хаҗ көннәрен көтәргә керештеләр. Физик мөмкинлекләре чикләнгән хаҗиларның әйтүенчә, аларның әлеге хаҗ сәфәренә шикләнеп караулары юкка чыккан. Мәккәдәге эсселекне җиңәргә аларга кунакханәгә урнаштырылган куәтле кондиционерлар ярдәм итә икән, ә Кәгъбәтуллаһны өстәмә рәвештә тәваф кылу өчен бу төркем кояш баер алдыннан чыга торганга әйләнгән. “Әл-Хәрам” мәчетендә арбада йөрүче инвалидларга тәваф кылу өчен барлык шартлар да булдырылган, ягъни биредә пандуслар да, күтәрелү җайланмалары да, лифтләр дә бар. Мәчеткә автобуста барганда гына мин кайбер кыенлыклар кичерәм. Тик алар кичереп була торган кыенлыклар. Иң мөһиме шул: изге җирләргә әйбәт кенә килеп җиттек һәм хаҗ кылу йоласын башларга әзербез. Россия мөселманнары өчен дога кылабыз һәм Аллаһ безнең хаҗларыбызны кабул итсен иде дип телибез!”-диде “Ярдәм” мәчете хезмәткәрләре төркемендә хаҗ кылучы Лилия Сәлахетдинова. Әлеге төркем Мәккәдә 31 августка кадәр булып, аннары Минә үзәнлегенә китәчәк. Ә безгә исә аларга җиңел булмаган рухи күтәрелеш юлларында Аллаһ ярдәм итсен, дип теләргә генә кала.