Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

«Мәдәни Җомга»: «Ярдәм» — социаль оптимизм зонасы!

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / «Мәдәни Җомга»: «Ярдәм» — социаль оптимизм зонасы!

«Мәдәни Җомга»: «Ярдәм» — социаль оптимизм зонасы!. Төп яңалыклар

 

“Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы, “Ярдәм” фонды Советы рәисе, Казан шәһәре Киров һәм Мәскәү районнары имам-мөхтәсибе Илдар хәзрәт Баязитов «Мәдәни Җмога» газетасына хәбәрчесенә, «Ярдәм» мәчете биләмәсен социаль оптимизм зонасы, диеп искәртеп узган.

Юксыллар, мохтаҗлар өчен Казанда социал ашханә бар. Ул Казанда «Ярдәм-Помощь» гомуммилли хәйрия фонды каршында ачылды. «Мәдәни Җомга» газетасы шул турыда язып чыккан.

Хәбәрче Сөембикә Кашапова ашханәгә килеп ризыкланучы кешеләр белән дә сөйләшкән. Ул бирегә килеп ашаучыларны күзәткән. Күзе начар күрә, колагы ишетми башлаган агай-ханымнарга 70-90 яшь икән. Күбесе авылда туып үскән. Гомер буе бу яктагы заводларда эшләгәннәр. Шул арада картлык та килеп җиткән, ялгыз калганнар.

 
Юксыл, мохтаҗ, мәзлүм, сырхау, карт кешеләр ярдәм сорап кая килә? — “Ярдәм” мәчетенә һәм фондына килә», — ди Сөембикә Кашапова.

Хәбәрче, юксыл һәм мохтаҗларның күңеле китек булганлыгын аңлый. Алардан җылы аш ашатыр өчен кемлеген белешү, документ сорау урынсыз булыр иде. Сер түгел, ялгыз калган карт-коры мохтаж булса да, вәкарле, оялчан кешеләр. Һәм аларның күңелен тырнап, син кем, нишләп йөрисең диеп төпченү, аз гына булса да кимсетеп карау юк монда. Һәрберсен колач җәеп каршылыйлар, тәмле булсын диеп ашаталар. Ризыкланучылар мәрхәмәт өләшүчеләргә елый-елый рәхмәт укый, дога кыла.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды