Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллиннан котлау килде

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллиннан котлау килде

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллиннан котлау килде. Төп яңалыклар 30 гыйнварда, "Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитовка Үзәкләшкән дини оешма - Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллиннан котлау хаты килеп иреште. Анда мондый юллар бар:

"Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!
Хөрмәтле Илдар хәзрәт!

Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән, Сезне туган көнегез белән тәбрик итәм. Аллаһы Тәгалә Сезгә һидаять нуры, муллык, бәрәкәт, кайгы-хәсрәтсез озын гомер, күңел тынычлыгы, саулык-сәламәтлек, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп яшәү насыйп әйләсен. Һәр туган яңа көн бары шатлыклы хәбәрләр генә китерсен.

Авыр һәм җаваплы эшегездә уңышлар, изге теләкләрегезнең чынга ашуын, тормышыгызның гөрләп алга баруын, Ватаныбыз, милләтебез өчен яхшылыклар, изгелекләр кылып, күп еллар дәвамында хезмәт итүегезне телим.
Бергәләшеп динебезне ныгытырга, халкыбызның рухи үсешенә үз өлешебезне кертү насыйп булсын.

Ихтирам һәм изге догалар белән Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин”.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2025 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды