“Ярдәм” тернәкләндерү үзәге директоры, “Ярдәм” Милли ислами хәйрия фонды вице-президенты Мәликә ханым Гыйльметдинова Россиянең Татарстан буенча УФСИН каршындагы Иҗтимагый шурасы әгъзасы итеп билгеләнде. 31 октябрьдә Россия УФСИНенең Кремлевский урамындагы Татарстан буенча оешмасының төп бинасы Иҗтимагый шурасына яңа әгъзалар билгеләнде, шулай ук хөкем ителүчеләрнең балаларына ярдәм итү фонды барлыкка килде. Әлеге җыелышта Мәликә ханым Гыйльметдинова да катнашты һәм ул үзенең яңа вазифасына кереште.