Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

"Мөслимә" оешмасы җитәкчесе Төркиядән сәфәрдән кайтты

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / "Мөслимә" оешмасы җитәкчесе Төркиядән сәфәрдән кайтты

"Мөслимә" оешмасы җитәкчесе Төркиядән сәфәрдән кайтты. Төп яңалыклар Аллаһы Тәгалә хозурында бәндәсе өчен нинди дәрәҗә билгеләнгәнен беләсегез килсә, аның халык арасында ничек макталуына игътибар итегез.
Хәдис

Мин язмаларым теркәлгән дәфтәрне ачмыйча гына, әле суынмаган хисләр йомгагымның тәүге сапламнарын сүтмәкче булам.

Казандагы “Мөслимә” оешмабызның гаҗәеп бер эшлекле ханымы Сиринә Шаһимәрданова Төркиягә сәфәргә – кунакка чакырды. Паспортымны да үзе юнәтте. Шөкерләремнең чиге юк. Очкычка керер алдыннан олы, хөрмәтле кешеләр генә була торган кунак бүлмәсендә тордым да, бераздан Төркиягә – Анталиягә бара торган самолетка утырып, һава дулкыннарын ярып, хозурланып очып киттек. Тиздән җиргә дә төшеп утырдык. Сиринә ханым (ул Төркиягә иртәрәк киткән иде) Габделвахит әфәнде белән бергә каршылады мине.



Без иртүк җиңел машинада аларның йорты урнашкан төбәккә юл тоттык. Күп тә үтмәде, зәңгәр биек тауга сөялеп диярлек утырган өйгә килеп җитеп, аның бер бүлмәсенә уздык. Хурия ханымның (Габделвахит әфәнденең җәмәгате) ашы пешкән, чәе кайнаган иде. Аларга Аллаһының чиксез рәхмәтләре яусын, дөнья һәм ахирәт бәхетендә булсалар иде!



Габделвахит Ирдан дигән дин кардәшебез – фидакаребез, милләттәшләре өчен җанын да фида кылырга әзер булган Кеше безне Анталиянең күп авылларына, шәһәрләренә алып барды. Мин аны илче вазифасында күрдем. Без тагын моннан күп еллар элек Оренбург, Уфа, Казан һәм башка төбәкләрдән килеп урнашкан бабаларыбызның оныклары, тураннары яшәгән Госмания авылына юнәлдек. Алар салган йорт ташларын күреп, хәйраннар калдым. Без анда хатын-кыз җәмәгате белән очраштык, Коръән укыдык, дога кылдык, бәлешләр белән сыйландык, хәл-әхвәлләр белештек. Мин дә, үз чиратымда, Татарстан, Казан, “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов, Тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинованың, мәхәллә халкының сәламнәрен тапшырдым.

Госмания хакында, сәфәремнең башка урыннары турында да аерым язармын әле, Аллаһы боерса!



Ике шәһәрдә өч көн булдык. Бихисап татарлар белән аралаштык. Фәрхад Акташ кардәшебез (рәис урынбасары) өе – Нади Өздәмәр, сәркатибе Ведат Догу белән очраштык. Соңрак Казан татарлары мәдәният мирасханәсендә булдык, фикерләребезне, рәхмәтләребезне язып калдырдык. Бераз гына алдарак бу музейда Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның һәм Татарстаннан килгән мәдәни затларның булып китүләрен белдек. Фәрхат Акташка уңышлар теләп, күп авылларда булдык. Төрек мәчетләрендә намаз укыдык. Алай дигәннән, Анталиядә иң беренче салынган төрки гыйбадәтханәдә намаз укыдык.

Таулардан агып төшүче биниһая зур шаулы шарлавыкны карадык. Бер төрек кардәшебез безне тауларга алып менде. Анда гаҗәеп хәлләр, мирас күрдек. Анда Төркия дигән дәүләтне күрдек. Тамырларыбыз берлегенә шатландык. Анда иң–иңе: Кеше дигән шәхеснең, шул исәптән балаларның кадере олы булуына аеруча сөендем.

Төркия хакында язасыларым күп булыр, иншә Аллаһ. Сүзләрем бетмәде әле. Монысы кереш өлеш кенә.

Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды