Малайзия дәүләт телеканалы Казандагы күрмәүчеләрнең “Ярдәм” мәчете-үзәге турында фильм төшерде.
Малайзия дәүләт телеканалы журналистларын «Ярдәм” мәчетендә күрмәүчеләрне тернәкләндерү эше җәлеп иткән. Малайзиялеләр ике көн дәвамында “Ярдәм” мәчете-үзәгендә күрмәүче балаларны, күзләре буенча инвалидларны, балалар курсларын, “Бәрәкәт” ансамблен кинога төшерде.
Кинога төшерү төркеме җитәкчесе Каһарман Юлдашев сүзләренчә, Малайзия дәүләт телеканалы 40 көн дәвамында Россия турында фильм ясый.
-”Ярдәм” мәчетенең инвалидлар һәм балалар белән хәйрия эше Малайзия халкы өчен дә кызыклы булачак. Шуны билгеләп узарга телим: “Ярдәм” - ул Россиянең бер казанышы,-дип билгеләп узды Каһарман Юлдашев.
"Ярдәм" мәчете матбугат үзәге