Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

"Милли моңнар" җан белән тәнгә шифа бирергә сәләтле булуын раслады

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / "Милли моңнар" җан белән тәнгә шифа бирергә сәләтле булуын раслады

"Милли моңнар" җан белән тәнгә шифа бирергә сәләтле булуын раслады. Төп яңалыклар 17 августа Биектау районы Иске Казан музей-тыюлыгында Мәдәният елы уңаеннан беренче тапкыр үткәрелгән "Иске Казанда милли моңнар" хәйрия концерты узды. Әлеге чараны республика халкы - билет алып кергән тамашачылар, "Зенит" банкы, "Таттелеком" ширкәте генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин ярдәме белән "Ярдәм" һәм "Бәхетле дөнья" милли фондлары оештырды. "Милли моңнар" концерты 500ләп кешене җыйды һәм ниятләгән эш-гамәлләрен чынга ашырды.

Гадәттә, беренче тапкыр нидер уздырганда, аны коймак пешерү белән чагыштыралар: "беренче коймак төерле була" дигән сүзләрне еш ишетәбез. Бу очракта мондый чагыштыру, урынсыз яңгыраячак, чөнки бу азыктан азат булган җанга, күңелгә юнәлгән, изге нияттән - мохтаҗларга ярдәм йөзеннән үткәрелгән хәйрия чарасы.

"Иске Казанда - милли моңнар" концертына килгән җырчылар да, тамашылар да кая баруларын белеп килделәр. Алга барырга маяк итеп "Милли моңнар белән рухланып, мохтаҗларга ярдәм итеп кайтыйк" шигарен алдык һәм, әлеге чара турында игълан иткәннән башлап хәйрия чарасы тәмамланганчы, сүзебезгә, ниятебезгә тугры калырга тырыштык. "Милли моңнар"ны Иске Казанда яңгыратырга, "Ярдәм" мәчетендә тернәкләнү курсы узучы күрмәүчеләргә, ДЦПлы инвалидларга (балалар да керә) ярдәм итәргә килгән җырчы-артистлардан башка күз алдына китереп булмый. Алар ике дистәдән артык. Ул миһербанлы шәхесләребезне әйтеп китсәк, урынлы булыр: җырчылар Илнар Ялалов, Илшат Вәлиев, Алсу Хәбибуллина, Рафаэль Сәхәбиев, Филүс Каһиров, Зөһрә Шәрифуллина, ИлСаф, Искәндәр Биктаһиров, Рөстәм Асаев, Илназ Гарипов, Резедә Шәрәфиева, Зөһрә Сәхәбиева, Гөлнара Габидуллина, Эльмира Кәлимуллина, Айрат Имашев, Гөлназ Шакирова, Нурзадә, Резедә Шәрәфиева, Алинә Шәрипҗанова, Лилия Муллагалиева, композиторлар Эльмир Низамов, Вил Червинский, "Сорнай" һәм "Бәрәкәт"ансамбльләре.

Әлеге чарага 300ләп билет сатылды, 100 меңләп сум акча җыелды, шуның 30%ы Иске Казан музеена аренда өчен, калганы "Ярдәм" фондына күрмәүчеләрне, ДЦПлы балаларны тернәкләндерергә бирелде.

Гомумән, Иске Казан музей-тыюлыгы һәм "Милли моңнар" хәйрия концерты "Таттелеком" ширкәте башлыгы Лотфулла Нурислам улы Шәфигуллинга рәхмәтле. Чөнки алар бу XIII-XIV гасырдагы шәһәрчекне төзетәләр һәм бүген анда зур чаралар оештырып була. Лотфулла Шәфигуллинга "Иске Казанда - милли моңнар" концерты үтәчәк дип әйтүгә, ул ярдәм итәчәген белгертте, уртак көчләр белән зур концерт оештырылды. Чарада 170ләп бала "Идел" яшьләр үзәгеннән килде, яңа буын өлкән буын артистлар башкаруында татар җыр сәнгате байлыгына хозурлана алды. Өлкән тамашачылар исә яңа буынның моңлы җырчыларын тыңлап сокланды. Араларында тамашачыларны халык җырларын җырлап, елар дәрәҗәгә җиткерүчеләр булды.

Моң бәйрәмен "Тәртип" радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлова һәм Камал театры артисты Фәнис Җиһанша алып барды. Хәйрия концертына төп мәгълүмати ярдәмне "Яңа гасыр" телеканалы, "Тәртип FM" радиосы, ТМТВ музыкаль каналы күрсәтте. Шулай ук матбугат.ру, "Безнең гәҗит", интертат.ру, Азатлык радиосы, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы һәм башка бик күп ММЧ бу хакта хәбәр таратты.

Шулар хакында әлеге проектның авторы , "Бәхетле дөнья" фонды җитәкчесе Рөстәм Исхаков белдергәнчә, быелгы көчләрне арттырып, "Яңа гасыр" каналы һәм, бигрәк тә, "Таттелеком" ширкәте ярдәме белән "Иске Казанда - милли моңнар" хәйрия концертын ачык һавада үткәрелә торган фестиваль дәрәҗәсенә җиткерү ниятләнә. Аллага шөкер, быелгы чарадан без бик канәгать калдык, ди оештыручылар бу хакта.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды