Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Җомга вәгазе. Темасы: “Рәгаиб – гаиләнең әһәмиятен искә төшерү”

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Җомга вәгазе. Темасы: “Рәгаиб – гаиләнең әһәмиятен искә төшерү”

Җомга вәгазе. Темасы: “Рәгаиб – гаиләнең әһәмиятен искә төшерү”. Төп яңалыклар

Кояш белән ай, җир белән күк, ут белән су, җәннәт белән җәһәннәм – барысы да парлы. Кошлар, хайваннар дөньясында да ир һәм хатын җенесләре бар.

Атабыз Адәм галәйһиссәламне яратканнан соң, Аллаһы Тәгалә аның кабыргасыннан Хәва радыяллаһу ганһәне ярата. Шул вакыттан бирле ир-ат белән хатын-кыз пар булып, гаилә булып яши.

Ислам дине гаиләне нык саклый. Гаилә ул – калкан. Ә гаиләнең башлангычы исә – никах. Шәригатебез ир-ат белән хатын-кызның никахсыз мөнәсәбәтләрен катгый тыя: «Зинага якын да бармагыз, аның сәбәпләреннән дә ерак булыгыз, чөнки ул пычрак эш вә бик яман юлдыр». «Бәни Исраил / Ягъкуб балалары», 17:32.

Никах – Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәте Һәм раҗәб аеның беренче атна киченә туры килә торган Рәгаиб кичәсе безгә шул хакта искә төшерә дә. Раҗәб ае быел 7 март көнне ахшамнан соң башлана.

Шәргый яктан караганда, бу расүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең әтисе белән әнисе никахлашкан көн. Ягъни бу Пәйгамбәребезнең әнисе Әминә белән әтисе Габдуллага никах укылган һәм алар, ир белән хатын булып, Әминә безнең пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә авырга узган вакыт.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды